2018 елда smb.tattis порталы аша кече бизнес 35 млрд сумнан артык суммага контрактлар төзегән

2018 елның 28 декабре, җомга

Кече һәм урта бизнес субъектлары smb.tattis сатып алулар порталы аша 22 меңнән артык контракт төзегән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  Ул билгеләгәнчә, контрактларның суммасы 35 млрд сумнан артык тәшкил итә.  bp.zakazrf.ru биржа мәйданчыгы ярдәмендә 85 млн сумлык 3 меңнән артык шартнамә төзелгән.

2018 елның 9 аенда Министрлык тарафыннан зур заказчыларның сатып алулар буенча 376 проекты каралган һәм килештерелгән. Әлеге заказчыларның еллык планлаштырылган сатып алулар күләме 44,4 млрд сум тәшкил итә, алардан КУЭ субъектлары - 14,6 млрд сум (32,8%).

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International