Фәрит Габделганиев: "Ел буе республикада икътисадый активлык сакланды"

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Быел тулай төбәк продукты 2,4 трлн сумнан артып киткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев кече һәм урта бизнесны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар конкурсларында җиңүчеләргә әйтте. Чара Эшкуар йортында узды. Министр сөйләгәнчә, төп кертемне сәнәгать һәм сәүдә өлкәләре керткән. Сәнәгый җитештерү индексы 101,9%ка тигез, төяп озатылган продукция күләме - 2,8 трлн сумга якын.

"Соңгы еллар дәвамында Татарстан тотрыклы рәвештә инвестицияләү өчен иң кызыклы төбәкләр исәбенә керә, бу хәл югары инвестицион потенциал белән түбән дәрәҗәле инвестиция куркынычының бәйләнешенә бәйле. 2018 елда "Алабуга" МИЗ дүртенче мәртәбә махсус икътисадый зоналарның дөньякүләм рейтингына эләкте", - дип сөйләде Фәрит Габделганиев.

Бизнесны үстерү өчен инфраструктура оештыру эше дәвам итә - 83 субъект (70 (ел азагына кадәр +2) сәнәгать мәйданчыгы һәм 13 индустрия паркы) эшли. 26 мең эш урыны булдырылган. Быел "Яшел Үзән" сәнәгый мәйданчыгын оештыру тәмамланды. Бүген инде 6 резидент анда үзләренең инвестиция проектларын тормышка ашыра. Шулай ук Түбән Камада да сәнәгать паркын оештыру эшләре төгәлләнде. 2018 елда Татарстан Республикасында преференциаль зоналарны үстерүгә юнәлдерелгән эш актив уздырылды. Бүгенге көндә республикада Яр Чаллы, Чистай, Яшел Үзән һәм Түбән Кама моношәһәрләрендә дүрт алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли.

"Быел без кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен эшкуарларга карата контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә һәм тикшерүләргә кагыла торган "Сыналган бизнес" порталын эшләтеп җибәрдек. Хәзерге вакытта порталда 3 меңнән артык шәхси кабинет ачылган, 60 меңнән артык караучы теркәлгән", - дип хәбәр итте Фәрит Габделганиев.

Бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары гамәлгә кертелгән. Гарантия фонды составында эшкә "Бердәм кредит бирү үзәге" дигән продукт кертелгән. Горфонд беренче мәртәбә бер елга бирелгән җаваплылык йөкләмәләре суммалары буенча рекорд күрсәткечләренә ирешкән - 1,0 млрд сумнан артык, бу хәл кече һәм урта бизнес субъектларына 3,6 млрд сумлык заем финансларын җәлеп итү мөмкинлеген биргән.

"КФҮ үстерү дәвам итә. Быел Казанда һәм Чистайда 3 яңа заманча офис ачылды. 2019 елда Юдинода (Казан) һәм Яр Чаллыда да эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз", - дип сөйләде ТР икътисад министры.

 "Бүген перспективаны күрә белү, киләчәк турында уйлау һәм бер адымга алдарак бару - аеруча мөһим. Республиканы озак сроклы үстерүнең төп юнәлешләре 2015 елда кабул ителгән Стратегия-2030 чагылдырылган. Быел республиканы озак сроклы үстерү документына үзгәрешләр кертү буенча масштаблы эш уздырылды. Максималь киң даирә катнашучыларның: хакимият органнарының, предприятиеләрнең, мәгариф һәм фән учреждениеләренең, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның фикере исәпкә алынды", - дип хәбәр итте Фәрит Габделганиев. Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү кысаларында илкүләм проектларны тормышка ашыруны синхронлаштыру күздә тотыла. Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру - ул якын киләчәк перспективага иң төп стратегик мәсьәлә. Аларны тормышка ашыру өчен өч ел дәвамында 48,5 млрд сум бюджет акчасы юнәлдереләчәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International