ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2014 елның 1 сентябрендәге 540 номерлы боерыгы белән расланган Җир кишәрлекләреннән рөхсәтле файдалану төрләре классификаторына үзгәрешләр кертү турында" боерыгы проекты буенча бизнес вәкилләреннән тәкъдимнәр кабул итә. Гавами консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.

Иртәгә Мәскәүдә өч көнлек "Россия һәм дөнья: үсешнең илкүләм максатлары һәм глобаль трендлар" темасына Х-нчы юбилейлы Гайдар форумы-2019 эшли башлый. Ел саен әлеге чара теориячеләрне һәм практикларны, әйдәп баручы дөнья галимнәрен һәм сәясәтчеләрне, финанс даирәләрендәге һәм глобаль бизнес-элита вәкилләрен, үзләренең алдынгы казанышлары белән төбәкләрнең һәм дәүләтләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясый торган кешеләрне берләштерә.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2019 елга эшкуарлык субъектларын тикшерүнең Җыелма планын раслады. Ул республикадагы дәүләт, төбәк контролен гамәлгә ашыручы барлык министрлыкларның һәм ведомстволарның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгын да кертеп, планнарын үз эченә ала һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтында урнаштырылган.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Казанда булачак белем бирү семинарында республикада яшәүчеләрне социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү этаплары белән таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 6 февраль көнне КФУ "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында 16.00 сәгатьтә узачак. Чарада катнашучыларга социаль бизнес предприятиесен булдыру нигезләре һәм аның тотрыклылык критерияләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциясез оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанс һәм бүтән ресурсларны җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Күпфункцияле үзәкләрнең филиалларында яңа хезмәт барлыкка килде. Хәзер КФҮ бүлекләрендә гражданинның пенсия алды яшендә булуын раслаучы белешмә алырга мөмкин. 2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы федераль закон буенча, әлеге категориягә пенсиягә чыгарга иң күбе биш елы калган россиялеләр керә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 26 декабрендәге 1680 номерлы карары үз көченә керде, анда Зарури таләпләр бозылуны профилактикалау буенча контроль органнары тарафыннан чараларны оештыруга һәм гамәлгә ашыруга карата гомуми таләпләр расланган. Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә карата соңгы өч елда уздырыла торган күләмле реформа кысаларында профилактика чараларына да шактый игътибар бирелә.  Хөкүмәт актында расланган Гомуми таләпләр күрсәтелгән эшнең мантыйкый дәвамына әверелде.

Кара һәм төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә эшчәнлек башкаруга лицензияне алу (үзгәртеп рәсмиләштерү) өчен документларны, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан тыш, КФҮ филиалларына да тапшырырга мөмкин.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Талантлы, фәнни-техник иҗат белән мавыгучы һәм инновацияле проектларны тормышка ашыручы мәктәп укучыларын һәм студентларны "ШУСТРИК (инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы)" конкурсында катнашу өчен чакырабыз. Заявкаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һөнәри белем, урта һөнәри белем, югары һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар (18 яшькә кадәрге) тапшыра ала. Проектны гамәлдә куллану буенча тәкъдимнәрне, техник сыйфатламаларны күрсәтергә, макетның фотосын, видеосын теркәргә кирәк.


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Яңа ел башлану белән без зур өметләр баглыйбыз, үз алдыбызга яңа максатлар куябыз, узган ел белән чагыштырганда, масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. Билгеләнгән барлык максатлар 2019 елда уңышлы тормышка ашачак, ә нәтиҗәсе булып дәүләтнең икътисадый сәясәтенең тотрыклылыгы һәм һәр татарстанлының тормышын яхшыруы торачак

Кече һәм урта бизнес өчен күзәтчелек каникуллары тагын ике ел гамәлдә булачак. Яңалыклар "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" федераль законга һәм "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" федераль законның 35 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 25 декабрендәге 480-ФЗ номерлы федераль законда чагылдырылган, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International