Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2019 елга эшкуарлык субъектларын тикшерүнең Җыелма планын раслады. Ул, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгын да кертеп, республикадагы дәүләт, төбәк контролен гамәлгә ашыручы барлык министрлыкларның һәм ведомстволарның планнарын үз эченә ала һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы планына законнарда билгеләнгән нигезләрдә кара металл, төсле металл ломын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлек башкаручы юридик затлар кертелгән. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2019 елга тикшерүләр планы белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/plan_proverok.htm
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте