"Сыналган бизнес" порталын караучылар саны эшли башлаган көненнән башлап 60 меңнән артып киткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә һәм эшкуарларны тикшерүгә кагылышлы сайт әлеге ел башында эшли башлаган. Бүгенге көндә порталда 3 меңнән артык шәхси кабинет ачылган.
"Эшкуарлар шулай ук КУЭ бизнес навигаторы порталы интернет-ресурсыннан да актив файдалана – ул "КУЭ корпорациясе" АҖ тарафыннан оештырылган эшкуарлар өчен түләүсез онлайн-ресурс. Әлеге Портал ярдәмендә якынча бизнес-планны исәпләргә, кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында белергә, бизнес өчен арендага бина сайларга, зур заказчыларның сатып алулары планы белән танышырга була. 2018 елда сайтта 16 меңнән артык Татарстан бизнесмены теркәлгән", - дип сөйләде Рөстәм Сибгатуллин.
Ул билгеләп узганча, Икътисад министрлыгының һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең мәгълүмат-консультация ярдәменнән 2018 елда 30 мең эшкуар файдаланган. Алар "Эшкуарлык фабрикасы" проектында, "Бизнес-класс" программасында, "Бизнес-десант" семинарларында, "Эшкуар әлифбасы" һәм "Эшкуар мәктәбе" проектларында, шулай ук Инновацияләр үзәгенең һәм социаль өлкәнең белем бирү чараларында катнашканнар.
2018 елда иң зур чараларның берсе итеп спикер "Перезагрузка" эшкуарлар форумын атады. Анда 15 мең кеше катнашкан.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте