Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистайда яңа биш проект тормышка ашырылачак

2018 елның 28 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестиция советы белән "Яр Чаллы", "Чистай" һәм "Түбән Кама" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турында килешүләр төзүгә заявкалар карау буенча комиссиянең уртак утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Утырышта республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Утырышта катнашучылар биш инвестпроектны карады: 2 се Чистай һәм Яр Чаллы буенча һәм 1 проект Түбән Камадан.

Кытайның "Цзинь Фэн" компаниясе "Чистай" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә чучка субпродуктларын эшкәртү буенча цех төзү проектын тәкъдим итте. Проектның кураторы Ли Бао хәбәр иткәнчә, Татарстанда әлеге производствоны оештыру өчен Кытайда чучка субпродуктларына ихтыяҗның зур булуы, Чистайның икътисадый-географик яктан уңышлы җирдә урнашуы һәм әлеге тармакта зур эш тәҗрибәсе булу белән аңлатыла. Чимал белән тәэмин итүчеләр арасында - Татарстан, Мари Иле, Тамбов һәм Белгород өлкәләре предприятиеләре. 2020 нче елга завод проект куәтенә ирешергә һәм елына 3 мең тонна субпродукт эшкәртергә планлаштыра.

"Технология Успеха" компаниясе Чистайда яшеллек үстерү буенча теплица комплексы төзергә планлаштыра. Проект куәте елына 225 тонна продукциягә ирешелгән очракта, проектның инициаторы Татарстандагы саф яшеллек базарының 5,4%ын биләп алырга планлаштыра. Проектны тормышка ашыру кысаларында 50 эш урыны булдыру күздә тотыла. 

"Дарлетто" компаниясе "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә джем җитештерү предприятиесен төзү проектын презентацияләде. Җитештерүнең план күрсәткече елына 12,6 мең тонна татлы продукция тәшкил итә. Потенциаль клиентлар исәбендә – кондитер фабрикалары, җәмәгать туклану урыннары, пекарнялар һ.б. Проектның үз-үзен аклау срогы – алты ел. 

Шулай ук Яр Чаллы мәйданчыгына "МетЛайн" компаниясе дә йөз тота, ул металл конструкцияләре җитештерү буенча проект күрсәтте. Сәнәгый металл конструкцияләре биналарның каркасларында тотып торучы элементлар буларак кулланыла. Металл прокаты төп чимал булып тора, ике тәэминатчы белән шартнамәләр төзелгән инде. Предприятиедә 80 артык эш урыны булдыру күздә тотыла. 

Төзелеш металл конструкцияләре җитештерүче "Оргнефтехим-Строй" үз проекты өчен "Түбән Кама" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен сайлаган. Компания комиссия игътибарына торба төеннәре һәм торбаүткәргечләр өчен детальләр чыгару буенча предприятие проектын күрсәтте. Продукцияне энергетикада, химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә, төзелештә һәм азык-төлек сәнәгатендә кулланырга була. 

Биш инвестиция проекты ТР Инвестсовет әгъзаларыннан һәм АСИҮТ комиссиясеннән хуплау алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International