ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Лаешта фермерларга ярдәм мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждение белгечләре катнашты.

Татарстанның өч проекты Россия Федерациясе төбәкләре  социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев рәислегендә пленар утырыш тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Шәһәр уңайлыгы икътисады" темасына шәһәр икътисадын үстерү мәсьәләләренә багышланган РФ ВЭБ сессиясендә катнашты.

Бүген Сочида Россия инвестиция форумы старт алды, анда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Делегация составында - Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

 "Татарстан икътисадый үсешенең мөһим күрсәткече һәм эшкуарлыкның өлгергәнлеге күрсәткече - товар  билгеләренә гаризалар саны. Шулай итеп, былтыр аларның саны, 2017 ел белән чагыштырганда, өчтән бергә диярлек артты", - дип белдерде бүген Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев.

Республикада Татарстан эшкуарлары продукциясен товар  базарларына этәрү буенча яңа ресурс пәйда булачак. Бу хакта бүген Татарстан Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә хәбәр иттеләр. Татарстаннан читтә ел саен 200 млрд. сумнан артык суммага продукция сатып алына.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисад министры Фәрит Габделганиевның сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларын өстәмә җиһазландыру буенча тәкъдимнәрен хуплады. Аерым алганда, юл, инженерлык һәм коммуналь инфраструктураны (электр, газ, су белән тәэмин итү, су бүлү) үстерү буенча эшләр башкарылачак.

Хәзер район башлыкларының эш нәтиҗәлелеге кече һәм урта эшкуарлык буенча индикаторлар ярдәмендә бәяләнәчәк.

Моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүгә республикада төзелгән 4 алгарышлы үсеш территориясе ярдәм итә. "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә (АСИҮТ) җәлеп ителгән резидентлар саны буенча 2026 елга кадәр билгеләнгән план күрсәткеченә ирешелгән. "Яр Чаллы" АСИҮТ эшләү чорында 35 резидент булган. Хәзер инде 45 резидент җәлеп ителгән, бу билгеләнгән күрсәткечтән 28,6%ка артыграк.  Фәрит Габделганиев калган АСИҮТләрне дә эшкә активрак кушылырга өндәде.

Микрозаймнарга эш башлап килүче эшкуарларда ихтыяҗ аеруча зур. Бүген Татарстан Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә бу хакта министр Фәрит Габделганиев белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International