Базар ихтыяҗлары турында мәгълүмат бердәм мәйданчыкта урнаштырылачак. Татарстанда эшкуарлар өчен яңа ресурс төзиләр

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Республикада Татарстан эшкуарлары продукциясен товар  базарларына этәрү буенча яңа ресурс пәйда булачак. Бу хакта бүген Татарстан Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә хәбәр иттеләр. Татарстаннан читтә ел саен 200 млрд. сумнан артык суммага продукция сатып алына.
Хәзер бизнес өчен ихтыяҗ турында бөтен мәгълүмат урнаштырылачак мәйданчык барлыкка киләчәк. "Бу безнең бизнес өчен инвестицияләр салу урыннары, эшкуарларга аларны биләргә ярдәм итү зарур", - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бизнесменнар, үз чиратында, сыйфаты һәм бәясе буенча көндәшлекле продукция булуын тәэмин итәргә тиеш.
Моның өчен республика һәм корпоратив электрон мәйданчыклардан сатып алуларның бөтен чылбыры буенча максималь файдалануны тәэмин итү мөһим.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International