Татарстанның өч проекты Россия Федерациясе төбәкләре социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. "Социаль өлкәдә хезмәтләрдән һәркемнең файдалана алуын тәэмин итү" номинациясендә "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасы җиңүче булды. "Төбәкнең мәгълүмати-технологик потенциалы үсешенә юнәлтелгән шартлар тудыру" номинациясендә "Ачык Казан" проекты иң яхшысы дип танылды. "Төбәкнең туристик потенциалын үстерү" номинациясендә "Visit Tatarstan" рәсми туристик бренды җиңде.
Җиңүчеләрне бүләкләү СОЧИ-2019 Россия инвестиция форумы кысаларында узды. Дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар.
Ел саен әлеге конкурсны "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО үткәрә. Ул Россия Федерациясе субъектлары территориясендә социаль-икътисадый үсешнең уңышлы тәҗрибәләрен һәм инициативаларын ачыклау, сайлап алу, тасвирлау һәм күпләп тарату аша социаль-икътисадый проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте