"Татарстан икътисадый үсешенең мөһим күрсәткече һәм эшкуарлыкның өлгергәнлеге күрсәткече - товар билгеләренә гаризалар саны. Шулай итеп, былтыр аларның саны, 2017 ел белән чагыштырганда, өчтән бергә диярлек артты", - дип белдерде бүген Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Идел буе федераль округында уйлап табу активлыгы буенча лидер булган. "Татарстан - ИФОда уйлап табу активлыгы буенча беренче урында", - диде Г.Ивлиев.
Аның сүзләренчә, узган ел уйлап табуларга гаризалар саны 5,5%ка арткан: файдалы модельләр - 13%ка, сәнәгый үрнәкләр - 3,7%ка.
Роспатент башлыгы шулай ук төбәк брендларын товар ны җитештерү урыны атамасы сыйфатында теркәү процедурасы барлыгын искәртте. "Без мондый исемнәрне теркәүдә республиканың потенциалын күрәбез. Бу, барыннан да элек, сәнгать промыселларына һәм азык-төлеккә кагыла", - дип билгеләп үтте Г.Ивлиев.
Уңай мисал сыйфатында ул Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиевның "Казан - өченче башкала" зонтиклы брендын теркәттерү буенча эшен китерде. "Сез нибары бер-ике көнгә Түбән Новгородны уздырдыгыз", - дип ассызыклады Роспатент башлыгы.
Җирле товар ларны алга этәрү зарурлыгын үз докладында министр Ф.Габделганиев та билгеләп үтте. "Бу товар җитештерелгән территориянең танылуына булышлык итә. Шулай ук продукцияне алга этәрү өчен гамәлдәге инструментларның берсе булып төбәк брендларын товар ны җитештерү урыны атамасы сыйфатында теркәү тора. Республиканың муниципаль берәмлекләре күпләгән үзенчәлекле традицион товар ларга ия. Әйтик, "Кукмара киез итекләре", "Кама судагы". Технологияләр һәм инновациялргә ярдәм үзәкләренең үсеш алган челтәре бар, ул 24 оешманы колачлый - бу Мәскәү белән Санкт-Петербургта булганнарының гомуми саныннан ике тапкыр артыграк. Чит ил патентлавына чыгымнарны каплау буенча Россия экспорт үзәге белән актив хезмәттәшлек алып барыла". Шулай ук Фәрит Габделганиев искәрткәнчә, интеллектуаль милек белән эш буенча "ТатПатент" порталы эшләнде. Министр республика предприятиеләре һәм оешмалары интеллектуаль милеген үстерүдә һәм алга этәрүдә күрсәткән ярдәме һәм булышлыгы өчен Роспатентка рәхмәт белдерде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте