Район башлыклары бизнес-индикаторлар буенча хисап тотачак. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов белдерде

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Хәзер район башлыкларының эш нәтиҗәлелеге кече һәм урта эшкуарлык буенча индикаторлар ярдәмендә бәяләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Икътисад министрлыгы белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча муниципалитетларның нәтиҗәләре атна саен карала, дип искәртте Президент. Аның сүзләренчә, башлыкларның бурычы - бизнесны үстерүнең һәр этабында эшкуарга ярдәм тәкъдим итү.
Әлеге эшнең нәтиҗәлелеге түбәндәгечә билгеләнәчәк:
- кече һәм урта эшкуарлык субъектларын төзү динамикасы белән,
- яңа эш урыннары саны, хезмәт хакы зурлыгы белән;
- салым түләүләре күләме белән.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International