Микрозаймнарга эш башлап килүче эшкуарларда ихтыяҗ аеруча зур. Бүген Татарстан Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә бу хакта министр Фәрит Габделганиев белдерде. Аның сүзләренчә, узган ел гомуми 354 млн. сумнан артык күләмдә 219 микрозайм бирелгән: "Быел без процент ставкасын 7,5%ка кадәр (8%тан) киметтек, шулай ук эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйттек, хәзер микрозаймнар сорап шулай ук сәүдә өлкәсендә эшләүче эшкуарлар мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, 2019 елдан, федераль законнар нигезендә, микрозайм күләме 5 млн сумгача (3 млн сумга кадәр иде) тәшкил итәчәк. 2025 елга бирелгән микрозаймнар санын, артып торучы нәтиҗәсе гомуми 2,5 млрд сум күләмендә 800гә җиткерү планлаштырыла.
Былтыр Гарантия фонды базасында ачылган Бердәм кредитлау үзәге ярдәмендә 4 млрд сумнан артык займ финанславы җәлеп ителгән. Төбәк лизинг компаниясенең эше кысаларында бизнеска күрсәтелгән ярдәм күләме 1 млрд сумнан артып киткән.
Гомумән алганда, финанс булышлык ярдәмендә 2018 ел нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләргә ирешелгән:
- 535 эшкуарның әйләнешләрен арттыруга,
- 1000нән артык яңа эш урыны булдыруга,
- ярдәм күрсәтүнең иң нәтиҗәле чараларын ачыклауга.
Сәнәгать паркларына резидентларны җәлеп итү өчен процент ставкасын субсидияләү буенча яңа инструмент сыналган. Нәтиҗәдә, производстволарны үстерүгә һәм яңа 550 эш урыны булдыруга юнәлтелгән 2,5 млрд сумлык кредит ресурсларын җәлеп итүгә ирешелгән. Процентсыз кредит шулай ук хәләл-индустрияне үстерү өчен бер фактор булып тора.
Агросәнәгать комплексында эшкуарлыкны үстерү кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыкларына грант ярдәме һәм авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларын үстерү ниятләнә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте