Президент Ф.Габделганиевның бизнес өчен инфраструктураны үстерү тәкъдимен хуплады

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисад министры Фәрит Габделганиевның сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларын өстәмә җиһазландыру буенча тәкъдимнәрен хуплады. Аерым алганда, юл, инженерлык һәм коммуналь инфраструктураны (электр, газ, су белән тәэмин итү, су бүлү) үстерү буенча эшләр башкарылачак.
Министр Фәрит Габделганиев белдергәнчә, бүгенге көндә эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасының 85 объекты эшли, аларның күпчелеге (54), ә бу бик мөһим, авылда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан. Бер елга тулаем артым - 10 инфраструктура объекты һәм 3 мең яңа эш урыны. Якындагы елларда аларның санын 100гә җиткерү ниятләнә.
Федераль проект кысаларында өч сәнәгать паркын финанслау хупланды. Бу - барлык төбәкләр арасында иң зур сан.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International