Татарстан делегациясе Россия инвестиция форумында катнаша

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Сочида Россия инвестиция форумы старт алды, анда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Делегация составында - Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

 Форумның төп темасы - "Илкүләм проектлар: стратегиядән гамәлгә". Программада өч юнәлеш буенча 55 чара планлаштырылган: төбәк сәясәте, Россиядә эшлекле климат һәм социаль көн тәртибе.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия туры инвестицияләр фондының "Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ноктасы буларак шәһәр" дип аталган "эшлекле иртәнге ашы"нда катнашты. Әлеге чара кысаларында шәһәр үсеше мәсьәләләре һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру юлы белән аларны хәл итү турында фикер алыштылар.

Шул ук көнне Татарстан делегациясе пленар утырышта катнашачак, ул РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узачак.  

Эшлекле программа белән бер үк вакытта мәйанчыкта Россиянең 42 төбәге экспозицияләре эшли, алар икътисадның өстенлекле юнәлешләрендә, технологияләр үсешендә, туристик һәм инвестиция потенциалын арттыруда, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда үз казанышларын күрсәтә.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International