Фәрит Габделганиев: "Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен төзү бизнес-мохитнең технологик үсешенә булышлык итә. Бу тәҗрибәне дәвам итәргә кирәк"

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүгә республикада төзелгән 4 алгарышлы үсеш территориясе ярдәм итә. "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә (АСИҮТ) җәлеп ителгән резидентлар саны буенча 2026 елга кадәр билгеләнгән план күрсәткеченә ирешелгән. "Яр Чаллы" АСИҮТ эшләү чорында 35 резидент булган. Хәзер инде 45 резидент җәлеп ителгән, бу билгеләнгән күрсәткечтән 28,6%ка артыграк.  Фәрит Габделганиев калган АСИҮТләрне дә эшкә активрак кушылырга өндәде.

АСИҮТ төзү Татарстан Республикасы икътисадының монобәйлелеген киметүгә булыша. Резидентлар өчен законнар нигезендә федераль, төбәк, җирле салымнар буенча ташламалар һәм киметелгән иминият кертемнәре тарифлары каралган. "Республикада уңай тәҗрибә тупланды, моны дәвам итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Аның сүзләренчә, яңа АСИҮТ төзү яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга һәм яңа даими эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирер иде.

Алгарышлы үсеш территорияләре комплекслы үсеш өчен кирәкле шартлар тудыра, территорияләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруның нәтиҗәле инструменты булып тора, бизнес-мохитнең технологик үсешенә булыша.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International