Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев "Эшкуарлык" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) җыелмасы әгъзалары белән очрашты. Җыелманың "Яшь профессионаллар" - 2019 (WorldSkills Russia) конкурсының ярымфиналларына һәм Казанда узачак финалына әзерлек мәсьәләләре каралды. Министр әзерлек барышын һәм командаларның чемпионат чаралары циклында чыгыш ясавына фаразларны бәяләде.
Быел "Яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы" программасы буенча Татарстанның яшь галимнәре 5,75 миллион сум алачак. Алар 23 проектның икенче этабын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк. Алар арасында полипропиленның кристаллык дәрәҗәсен җайга салу өчен функциональ өстәмәне эшләү, яман шешкә каршы кушылмаларның активлыгын тикшерү өчен өч үлчәмле комплекслы тест-система төзү, манара градирнясында суны тигез сиптермәгән вакытта һава агымын бүлү белән идарә итү системасын эшләү һ.б. бар.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Чаллының әйдәп баручы предприятиеләрендә булды.
Республика Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды.
Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында "Аттракционнарны эксплуатациягә кертү тәртибен раслау турында" РФ Хөкүмәте карары проектын эшли башлау турында хәбәр урнаштырылган.
Берничә ай эчендә эшкуар 22 яңа эш урыны булдырган. Производствосын киңәйтергә "Лизинг-грант" финанс дәүләт ярдәме булышкан. Татарстан Икътисад министрлыгында медицина инструментлары һәм җиһазлары җитештерү буенча бизнес-идеяне хупладылар. Оешма титан эретмәләре нигезендә эчке тотрыклы-функциональ остеосинтез өчен имплантлар эшләү, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
"Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары һәм хезмәтләре" конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгедә республика территориясендә халык куллануы тауарлары җитештерүче юридик һәм физик затлар катнашырга мөмкин.
16 мартта нефть химиячеләре шәһәрендә "Хатын-кызларча бизнес, яки Уңыш миңа килешә" форумы узачак. Чараны Эшкуарлыкка ярдәм үзәге белән берлектә "Түбән Кама хатын-кызлары" оешмасы үткәрә. Анда 150-200 эшкуар гүзәл зат катнашыр дип көтелә.
Май аенда Казанда инновацияләр, эшкуарлык, архитектура, мәдәният, сәнгать һәм башка өлкәләрдә проектлар тәкъдим ителәчәк. Башкалада "Безнең Татарстан" Республика яшьләр форумы финалы узачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында закон проекты хупланды.