Стратегия-2030 үзгәрешләр Дәүләт Советының Экология комитетында хупланды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында закон проекты хупланды.

Стратегия-2030 үзгәршләр кертү мәсьәләләре буенча доклад белән икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул Стратегия-2030 кертелә торган төп үзгәрешләр, шул исәптән "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указы нигезендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән яраштыру сәбәпле килеп чыккан үзгәрешләр турында сөйләде.

Закон проекты башкарма хакимият органнары белән килештерелде, министрлыкларның, ведомстволарның, муниципалитетларның иҗтимагый советларында, дәүләт хакимияте башкарма органнарының йомгаклау коллегияләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хисап сессияләрендә, гражданнар җыеннарында каралды, Иҗтимагый палатада һәм Татарстан Республикасы профсоюзлары белән тикшерелде.

 

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International