Май аенда Казанда инновацияләр, эшкуарлык, архитектура, мәдәният, сәнгать һәм башка өлкәләрдә проектлар тәкъдим ителәчәк. Башкалада "Безнең Татарстан" Республика яшьләр форумы финалы узачак. Хәзер чарага теркәлү дәвам итә. Анда 14-30 яшьлек яшьләр (35 яшькәчә яшь галимнәр), республиканың югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала. Үз проектларын алар түбәндәге юнәлешләр буенча тәкъдим итәргә мөмкин:
- Кече Ватан территориясе,
- Ситуацион үзәк элементлары территориясе,
- Спорт территориясе,
- Игелек территориясе,
- Мәдәният һәм сәнгать территориясе,
- Эшкуарлык территориясе,
- Инновацияләр территориясе,
- Архитектура территориясе,
- Гражданлык җәмгыяте территориясе.
Иң яхшы идеяләр грант ярдәмен алырга мөмкин.
Проектларга карата таләпләр белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга була: http://www.forumtatarstan.com
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте