Берничә ай эчендә эшкуар 22 яңа эш урыны булдырган. Производствосын киңәйтергә "Лизинг-грант" финанс дәүләт ярдәме булышкан. Татарстан Икътисад министрлыгында медицина инструментлары һәм җиһазлары җитештерү буенча бизнес-идеяне хупладылар. Оешма титан эретмәләре нигезендә эчке тотрыклы-функциональ остеосинтез өчен имплантлар эшләү, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
"Лизинг-грант" программасы кысаларында җитештерүче 3 миллион сумлык субсидия алган. Бу аңа медицина кораллары җитештерү буенча җиһазлар сатып алырга мөмкинлек биргән. Хәзер компания киңәя һәм 2019 ел ахырына үз керемен 15 миллион сумга арттырырга ниятли.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте