Республика Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды.
Утырыш кысаларында "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты хупланды. Комитет утырышында аны икътисад министры урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Стратегияне кабул иткәннән соң узган 3 елда әһәмиятле вакыйгалар булды, аны алга таба гамәлгә ашыруда алар исәпкә алынырга тиеш. "Россиядә - бу яңа документлар, барыннан да элек, үсешнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында Россия Президенты Указын кабул итү, соңгысы, асылда, 2024 елга кадәр илнең төп стратегик документы булып тора".
Олег Пелевин Стратегиянең һәр бүлегенә диярлек аныклаулар кертелүен белдерде, тик документның төп максаты һәм төп өч өстенлеге үзгәрешсез кала.
Эшкуарлык өлкәсендә Стратегиягә үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлек башкару өчен уңай шартлар тәэмин итү, фермерларга ярдәм һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын булдыру, авылда яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча яңа юнәлешләр кертелә.
Предприятиеләрнең экспорт эшчәнлеген үстерү максатларында Стратегиягә экспорт, шул исәптән чимал булмаган продукция күләмен арттыру, чит ил базарларында Татарстан җитештерүчеләре булган зоналарны киңәйтү, экспортка ярдәм инфраструктурасының нәтиҗәлелеген тәэмин итү, республиканың Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил дәүләтләре белән багланышларын ныгыту буенча юнәлешләр кертелә.
Федераль өстенлекләрне исәпкә алып, Стратегиягә санлы икътисадны үстерү буенча аерым блок кертелә. Аерым алганда, Стратегиягә кадрлар әзерләүне, үтәли санлы технологияләр булдыруны һәм икътисадның, социаль өлкәнең өстенлекле тармакларында платформа чишелешләрен кертүне исәпкә алып, республиканы санлы трансформацияләү буенча яңа юнәлешләр өстәлгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте