Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев "Эшкуарлык" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) җыелмасы әгъзалары белән очрашты. Җыелманың "Яшь профессионаллар" - 2019 (WorldSkills Russia) конкурсының ярымфиналларына һәм Казанда узачак финалына әзерлек мәсьәләләре каралды. Министр әзерлек барышын һәм командаларның чемпионат чаралары циклында чыгыш ясавына фаразларны бәяләде.
Команда вәкилләре министрга үз бизнес-проектларының темаларын тәкъдим итте. Михаил Унтура һәм Алинә Кәлимуллина командасы "Qwiz game" дип аталган уку-укыту-күңел ачу викторинасыннан (квиз) гыйбарәт проектны эшләү белән шөгыльләнә. Бизнес-проектның идеясе интеллектуаль һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүне күздә тота. Проект төрле яшьтәге аудиториягә исәпләнгән. Надир Миңнуллин һәм Мария Мурзинаның команда-дублеры "Яшь эшкуар клубын" тәкъдим итәчәк. Бизнес-проект идеясе нигезендә, балаларга җиңел һәм кызыклы биремнәрне чишеп, уен рәвешендә үз бизнесларын булдыру һәм үстерүдә катнашып, үзләрен эшкуарлар ролендә сынау мөмкинлеге бирелә.
Рөстәм Хәмзин белән Радик Ивановның юниорлар командасы башлап килүче һәвәскәрләрне һәм булачак профессионалларны берләштерәчәк дизайн-студия төзергә ниятли. "Bonup art" дип аталган проектның фаразланган клиентлары юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар булырга мөмкин.
"Юниорлар" категориясенең команда-дублеры (Полина Денисова һәм Альберт Вилданов) РФ тарихы, әдәбият һәм башка фәннәрдә икътисадый уеннар аша укырга мөмкинлек бирүче бизнес-проектны сайлаган.
Чемпионат чараларында "Яшь профессионаллар" төбәк этабында җиңүчеләр Михаил Унтура, Алинә Кәлимуллина (А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты-КАИ студентлары ) һәм республика чемпионаты призерлары Надир Миңнуллин белән Мария Мурзина (команда-дублер, В.Г.Тимирясов ис. Казан инновация институты студентлары) катнашачак. Татарстан җыелмасы составына былтыргы катнашучы-җиңүчеләр командасы - Рөстәм Хәмзин белән Радик Иванов ("IT лицей" гомуми белем бирү интернат мәктәбендә укучылар) һәм команда-дублер - Полина Денисова белән Альберт Вилданов (Н.И.Лобачевский ис. лицей укучылары) кертелгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте