Хатын-кызларча бизнес. Түбән Камада зур форум 150дән артык катнашучыны кабул итә

2019 елның 12 марты, сишәмбе

16 мартта нефть химиячеләре шәһәрендә "Хатын-кызларча бизнес, яки Уңыш миңа килешә" форумы узачак. Чараны Эшкуарлыкка ярдәм үзәге белән берлектә "Түбән Кама хатын-кызлары" оешмасы үткәрә. Анда 150-200 эшкуар гүзәл зат катнашыр дип көтелә.

"Түбән Кама хатын-кызлары" лидеры Эльвира Долотказина билгеләп үткәнчә, бу -шәһәр өчен тәүге тәҗрибә. Аның сүзләренчә, форум эшкуар булыргамы-юкмы дип икеләнгән хатын-кызларга юнәлтелгән. "Сәнәгать шәһәре өчен бу актуаль сорау, чөнки производстволар хатын-кыз һөнәрләрен әлләни күп тәкъдим итми. Без гүзәл затларга үзләренә кирәген сайлап алуда ярдәм итәргә телибез", - дип белдерде ул.

Форум музыка көллияте базасында узачак. Оештыручылар бизнес-коуч һәм психологлар чыгышларын, уңыш казанган бизнес-ледилардан остаз дәресләрен әзерли. Катнашу бушлай, сылтама аша алдан теркәлү зарур.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International