Татарстанның 23 "акыллы башы" 5,75 миллион сумлык грантлар алачак

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Быел "Яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы" программасы буенча Татарстанның яшь галимнәре 5,75 миллион сум алачак. Алар 23 проектның икенче этабын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк. Алар арасында полипропиленның кристаллык дәрәҗәсен җайга салу өчен функциональ өстәмәне эшләү, яман шешкә каршы кушылмаларның активлыгын тикшерү өчен өч үлчәмле комплекслы тест-система төзү, манара градирнясында суны тигез сиптермәгән вакытта һава агымын бүлү белән идарә итү системасын эшләү һ.б. бар.

Яшь галимнәрнең инновацион идеяләрен "Яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы 2019" (УМНИК) программасы буенча финал чарасының төбәк эксперт жюрие утырышында хупладылар. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты. 2018 елда барлык катнашучыларның проектның беренче этабын уңышлы гамәлгә ашыруы билгеләп үтелде. Аларның эшләнмәләренә Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондыннан 5,75 миллион сум юнәлтелде. Шундый ук суммага грантларны инноваторлар икенче этапны гамәлгә ашыру өчен алачак. Якын арада проектлар алга таба финанслау өчен федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International