Рөстәм Сибгатуллин Чаллы эшкуарлары эшчәнлеге белән танышты

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Чаллының әйдәп баручы предприятиеләрендә булды.

Ул хоккей кәшәкәләре һәм металл эшкәртү производствосы белән танышты. Рөстәм Сибгатуллинга термик эшкәртү буенча заводның автокомпонентлар, төрле җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ сәнәгате өчен комплект өлешләре җитештерүчеләр өчен хезмәтләр күрсәтүдә махсуслашуын хәбәр иттеләр. Термик эшкәртүнең барлык технологик процессларын компьютерлар тикшереп тора. Система нибары ике эшче булуны күздә тота. Уникаль җиһаз халыкара стандартлар нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген һәм сыйфатны арттырырга мөмкинлек биргән. Завод үз эшчәнлеген 2002 елда башлаган, хәзерге вакытта предприятиенең 35 берәмлек термик җиһазы бар. Ул шулай ук туңдырма җитештерү заводын карады, анда тәүлегенә 14 тонна продукция чыгарыла.

Эш сәфәре барышында министрның беренче урынбасары эшкуарлар белән эшчәнлекне гамәлгә ашырганда килеп чыккан мәсьәләләр хакында фикер алышты.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International