Алабуга районында ярты миллиард сумлык терлекчелек комплексы төзелә

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда 200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы ачылачак. Проектны гамәлгә ашыру өчен авыл хуҗалыгы предприятиесе «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында заем финанславы алган.

«Мир» хуҗалыгы мөгезле эре терлек үрчетү һәм сөт продукциясе сату белән шөгыльләнә. Аның филиаллары Удмуртиядә һәм Татарстанда урнашкан. Барлыгы эре мөгезле терлекләр саны 5000 баш тәшкил итә, шуларның яртысы — савым сыерлары. Предприятиедә һәркөн 60 тоннага якын сөт җитештерелә. Чимал Татарстан һәм Пермь краеның эшкәртү заводларына китерелә.

Алабуга районының Малореченское авылындагы эшчәнлекне киңәйтү өчен, максималь егәрлеге 2 200 сыер булган терлекчелек комплексы төзелә. Савым сыерлары чит илнеке, Даниянеке булачак. Бу иң продуктив сөт токымы, һәр терлеккә уртача тәүлеклек савым күләме 30 литр тәшкил итәчәк. 406 сыер инде сатып алынган.

Фермада саву һәм ашату процессларының барысы да диярлек автоматлаштырыла, бу хезмәткәрләрнең минималь санын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Комплекста бер тәүлектә 8 кеше эшләячәк. Проектның бәясе 500 млн. сумга бәяләнә. Аны тормышка ашыруга бурычка алынган финанслап да җәлеп ителгән. Гарантия фонды 30 млн. сумлык кредит буенча поручитель булган. 

«Аграр секторга ярдәм итү Гарантия фонды эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Ел башыннан бирле без республиканың 46 авыл хуҗалыгы компаниясен хупладык, поручительлек суммасы 315 млн. сум тәшкил итте. Предприятиеләрнең кредит акчаларын эре инвестиция проектлары төзүгә дә, агымдагы эшчәнлеккә дә юнәлдерә – терлек азыгы, ягулык-майлау материаллары сатып ала һәм язгы кыр эшләренә әзерләнә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры вазыйфаларын башкаручы Рәсим Усманов.

Терлекчелек комплексын төзү киләсе ел башында тәмамланачак. Беренче этапта фермада 1200 баш терлек булачак, предприятие 2022 елга ук тулы куәтенә чыгарга планлаштыра. 

Поручительлек кече һәм урта эшкуарлык буенча илкүләм проект кысаларында «Стандартный» проекты буенча бирелгән, программа шартлары нигезендә, поручительлекнең максималь күләме кредит суммасының 50%ын тәшкил итәргә һәм 50 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен «Авылда эшкуарлык» махсус программасы да эшләнде. Ташламалы продуктта авыл җирендә эшчәнлек алып баручы КФХ, шәхси эшкуарлар, кооперативлар һәм эшкуарлар катнаша ала. Әлеге продукт буенча Фондның поручительлек күләме кредит суммасының 70%ын тәшкил итә. Бүләкләү буенча ставка минималь – 0,5%, Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 5 млн. сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International