Экспорт мәктәбендә укыту өчен укучылар туплау дәвам итә

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Экспортка ничек сата башларга һәм бу юнәлештә сатуларны ничек арттырырга? Экспорт мәктәбендә катнашучылар шушы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыша. Укыту семинарлары Россия Экспорт үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Эшкуар йортында уза.

Белем алырга теләүчеләр әле кушылырга өлгерә. Якындагы семинарлар 2020 елның 2-3 декабрендә узачак. Катнашучыларга экспортның финанс инструментлары турында сөйләячәкләр.

4 декабрьдә семинар экспорт эшчәнлегендәге салымнарга, 7 декабрьдә – маркетингка, 14 декабрьдә – экспортерлар өчен логистикага, 15-16 декабрьдә Россия экспорт үзәгенең төркем продуктларына багышланачак.

Укуның соңгы көнендә – 18 декабрьдә – катнашучылар онлайн-экспорт мөмкинлекләрен өйрәнәчәк. 

Белем бирү чарасында катнашу – бушлай. 

Катнашу өчен +7-917-395-16-24 телефоны буенча теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International