Икътисадый үсеш министрлыгында иң яхшы махсус икътисадый зоналарны атаганнар: Татарстан янә алдынгылар рәтендә

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Икътисадый үсеш министрлыгында, Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе белән берлектә, Махсус икътисадый зоналарның инвестиция җәлеп итүчәнлеге буенча IV рейтинг  тәкъдим ителгән. 2020 елда рейтингка Россиянең 12 төбәгеннән 16 МИЗ эләккән. Экспертлар илнең иң яхшы сәнәгый-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы зоналарын билгеләгән.

Бүгенге көндә рейтингның лидерлары – эре һәм күптәнге сәнәгый махсус икътисадый зоналар. 4 ел рәттән сәнәгать-җитештерү махсус икътисадый зоналары арасында Татарстан Республикасы МИЗ (Алабуга), шулай ук «Липецк» МИЗ (Липецк өлкәсе), «Тольятти» МИЗ (Самара өлкәсе), «Ступино квадрат» МИЗ (Мәскәү өлкәсе) лидерлар дүртлегендә тора. Татарстан «Иннополис»ы техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы лидерлар дүртлегенә кергән.

Билгеләп үтелгән мәйданчыкларның күп кенә резидентлары өчен ташламалы салым преференцияләре чоры тәмамланган инде, әмма МЭР РФ якындагы 2-3 елда бюджет инвестицияләренең тулысынча кире кайтарылуын көтә, конкрет мәйданчыкның чын нәтиҗәлелеген һәм табыш китерүчәнлеген ул эшли башлаганнан соң 10 ел узгач кына бәяләү мөһим, дип билгели.

Рейтинг төзегәндә резидентлар саны, гамәлгә ашырылган инвестицияләр күләме, инвесторлар өчен ташламалар һәм преференцияләр булуы, инфраструктура белән тәэмин итү, төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеге, интернетта МИЗ турында мәгълүматның ачыклыгы һәм башка параметрлар исәпкә алынган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә МИЗ механизмы гамәлдә булган 15 ел эчендә алар 830дан артык резидентны җәлеп иткән. МИЗ булдырылганнан бирле резидентлар тарафыннан якынча ярты миллион сум инвестицияләнгән һәм 42 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.
Шул исәптән 250 млрд. сумга якын чит ил резидентлары инвестицияләгән. МИЗга ел саен 70-80 млрд. сум инвестицияләр килә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының махсус икътисадый зоналары узган елгы рейтингта да иң яхшылары арасында иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International