Татарстан үзмәшгульләре онлайн-форумда катнашырга чакырыла

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

4 декабрьдә «ҮЗМӘШГУЛЬЛӘР» бөтенроссия онлайн-форумы узачак. Чара федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләрен, бизнес, салымнар, юриспруденция өлкәсендә экспертларны җыячак, алар катнашучыларга яңа салым статусының хокукый һәм финанс аспектларын ачыкларга ярдәм итәчәк.

Форум кысаларында «үзмәшгуль» статусының хокукый аспектлары каралачак, яңа салым статусында үз эшеңне ничек башларга дигән сорауга җентекле күрсәтмәләр җиткереләчәк, бизнес үсеше перспективалары һәм яңа мөмкинлекләр билгеләнәчәк. Форум программасында «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллану өлкәсендә иң яхшы төбәк тәҗрибәләре белән алмашуга аерым урын бирелгән.

Форум бер үк вакытта ике виртуаль сәхнәдә узачак. Беренче мәйданчыкта катнашучыларга үзмәшгульлек нигезләре турында сөйләячәкләр, аерым алганда: ничек теркәлергә; үзмәшгульләргә нинди салымнар салына; алар нинди хокукый статуска ия; нинди өстенлекләр һәм ярдәм чараларына исәп тота ала. Үзмәшгульләр белән уңышлы эшли торган төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләре аерым тәкъдим ителәчәк. Матурлык индустриясе, кулинария өлкәсендә эшләүче үзмәшгульләр, иҗади һөнәр вәкилләре, хендмейд-мастерлар һәм фрилансерлар үзләренең шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Икенче онлайн-мәйданчыкта спикерлар бизнес-инструментлар: үз эшеңне эшләүче бизнеска ничек әверелдерү, үзмәшгульләр өчен нинди яңа мөмкинлекләр каралган, үз идеяңне ничек төргәкләү, PR һәм digital-сервисларны ничек куллану турында сөйләячәкләр.

Форумда катнашу бушлай, теркәлү  https://synergy.ru/bs/lp/zanyatsam2020/ сылтамаcы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International