«Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта биш эшчәелек бинасын төзү эшләре дәвам итә. Эш «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Гомуми мәйданы 16,3 мең кв. метр булган эшчәнлек биналарын төзү соңгы этапта тора. Хәзерге вакытта әлеге объектларның җылылык контурасы ябылган, тышкы коммуникацияләр ясалган, эчке төзекләндерү эшләре башкарыла. Объектларның техник әзерлеге – 89%.
Объектлар 2021 елның 1 кварталында файдалануга тапшырылачак.
Биш эшчәнлек бинасын төзү – «Химград» технополисы территориясендә индустриаль парк булдыру проектының икенче этабы. Элегрәк гомуми мәйданы 15,4 мең кв. метр булган дүрт бина файдалануга тапшырылган.
Әлеге ике еллык проектны гамәлгә ашыру өстәмә 47 резидент урнаштырырга һәм 450 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.