Татарстан Президенты «Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

«Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары – 9 компания, аларда 250 артык эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектларны расладылар.

«Трансмашхолдинг» АҖ һәм «ЛокоТех-Сигнал» ҖЧҖ «Иннополис» махсус икътисадый зонасында Пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәген ача – «РэйлНекст» компаниясе Казан шәһәре метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру буенча Ctrl@Traffic комплекслы системасын эшләү белән шөгыльләнәчәк.

«Проект кысаларында гамәлдәге элемтә системаларын модернизацияләү, хәрәкәт белән идарә итү, куркынычсызлык һәм хәрәкәт составы линиясендә эксплуатацияләнә торган хәрәкәтләрне модернизацияләү, шулай ук поездларның автоматик хәрәкәтен оештыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа системалар булдыру планлаштырыла, – дип хәбәр иттеләр «Трансмашхолдинг» АҖ матбугат хезмәтендә. – Пилотсыз хәрәкәткә күчү системаның функцияләренә һәм структур составына өстәмә таләпләр йөкли, болар: поездның тоннельдәге һәм платформа киңлеге чикләрендә хәрәкәт итү габаритын контрольдә тоту, күчмә состав белән дистанцион идарә итү мөмкинлеге һәм поездлар хәрәкәте белән автомат рәвештә идарә итү».

Ctrl@Traffic продуктының яңа компонентлары күбесенчә «Иннополис» МИЗ территориясендә «РэйлНекст» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан эшләнәчәк. Системаны эшләү, сынаулар үткәрү һәм эксплуатацияләп карау эшләрен 2022 елның 31 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Аерым алганда, 2021 ел ахырына кадәр системаның барлык компонентларын эшләүне тәмамлау, күчмә состав паркын өлешчә модернизацияләү планлаштырыла, шуннан соң тест үткәреләчәк, ә аннары тәҗрибәдә эшләтеп карау эшләре башланачак.

Пилотсыз метро системасы поездның максималь тизлеге сәгатенә 90 чакрымга кадәр һәм хәрәкәт составларының гомуми саны сәгатенә 40 парга кадәр эшли ала. Киләчәктә Казаннан тыш, пилотсыз хәрәкәт системасы «Трансмашхолдинг» АҖ күчмә составы файдаланыла торган башка шәһәрләрнең метрополитенында да гамәлгә кертелергә мөмкин.

Ctrl@Traffic интерваль җайга салу һәм сигнализация системасы сыйфатында тизлекне автоматик җайга салу белән автоматик локомотив сигнализация системасын (АЛС-АРС) куллана, ләкин киләчәктә Ctrl@Traffic радиоканал (CBTC функцияләре) буенча поездлар хәрәкәтен интерваль җайга салу функцияләрен интеграцияләү мөмкинлеге карала.

Ctrl@Traffic GoA3 линиясе буенча поездлар алып баруны автоматлаштыру дәрәҗәсен (машинисты булмаган поездлар белән автоматик идарә итү, тик күзәтүче белән) яки GoA4 (поезд бортында нинди дә булса персонал катнашыннан башка поездлар белән автомат рәвештә идарә итү), шулай ук хәрәкәт параметрларын мониторинглау белән идарә итүнең план графигын тормышка ашыруның таләп ителә торган күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итә ала.

«З-Сити Техно» компаниясе проекты белән Иннополиста инновацион инфраструктураның эре объектларын булдыру һәм аның базасында цифрлы сервис платформасын кертү каралган. Ике технопарк, сәнәгать паркы һәм күпфункцияле комплекслар, шул исәптән күңел ачу комплекслары төзелеше планлаштырылган. Яңа объектларның гомуми мәйданы 190 мең кв.метр тәшкил итәчәк.

«Зенкар» ҖЧҖ автомобиль хуҗалары һәм компанияләр өчен автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау һәм тюнинг буенча кушымта булдырачак. Карар техник хезмәт күрсәтү һәм машиналарны ремонтлау станцияләренең бизнес-процессларын – клиент мөрәҗәгать итүдән башлап, бокстан чыкканчыга кадәр – тулысынча автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.  

«АйТуБи» ҖЧҖ нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате объектларын технологик проектлау өчен программа тәэминатын эшли. Продуктны куллану – проектлау, проектның инвестицион җәлеп итүчәнлеген билгеләү, технологик исәп-хисапларны үтәү. 

«Русбитех-Астра» компаниясе Astra Linux операцион системасы функционалын эшләп бетерү һәм киңәйтү белән шөгыльләнәчәк.  

«Электрифлай» компаниясе электромобильләр һәм зарядка станцияләре хуҗалары өчен техник ярдәм белән бердәм технологик платформа эшли. Проектның максаты – бөтен ил буенча бүлгәләнгән зарядка станцияләрен берләштерү һәм электромобильләр зарядкасына керү юлының бер ачкычын булдыру. Болытлы чишелеш зарядка станцияләре хуҗаларына объект белән читтән идарә итәргә, хезмәт күрсәтү өчен акча алырга мөмкинлек бирәчәк. Автомобиль хуҗалары бер мобиль кушымтада тармакланган барлык станцияләрне күрә, бу аларны берничә челтәрдә ачкыч алу зарурлыгыннан арындыра.

«Абирой» компаниясе «Cyber Cube» персоналы белән комплекслы идарә итүнең болытлы системасы проектын тәкъдим итте, ул читтән торып укыту, социотехник тикшеренү, белешмәләр туплау һәм визуалләштерүне үз эченә ала.  

«ЛП Технологии» ҖЧҖ Loudplay уеннары һәм ресурс сыйдырышлы кушымталарны виртуальләштерү платформасы өстендә эшләячәк. Аналоглардан аермалы буларак, кулланучыларга серверда теләсә нинди уеннар һәм кушымталарны мөстәкыйль рәвештә йөкләп алу һәм эшләтеп җибәрү мөмкинлеге биреләчәк.  

«А-плюс» компаниясе проектында мәктәп укучылары өчен (шул исәптән региональ компонентны һәм туган телләрне өйрәнүне дә исәпкә алып) цифрлы белем бирү мохите булдыру каралган, ул БДИга, БДИга әзерлек, апелляция үткәрү мәйданчыгы булачак. Компания дистанцион укыту өчен программа тәэмин ителешен эшләячәк.  

МИЗ резиденты статусын 4 компания алды – «РэйлНекст» ҖЧҖ, «З-Сити Техно» ҖЧҖ, «Зенкар» ҖЧҖ, «АйТуБи» ҖЧҖ. 5 компания – «Абирой» ҖЧҖ, «Русбитех-Астра» ҖЧҖ, «ЛП технологияләр» ҖЧҖ, «Электрифлай» ҖЧҖ, «А-плюс» ҖЧҖ – МИЗ партнеры статусын алды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International