Икътисад министрлыгында узган ВК киңәшмәсендә Татарстанны социаль-икътисадый үстерүнең фаразланган күрсәткечләренә ирешү турында фикер алыштылар

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында яңа коронавирус инфекциясе таралу, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең волатильлегенә бәйле рәвештә хәл начарланган шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең традицион утырышы булды.

Көн тәртибенә күчкәнче, ноябрь ахырына кадәр Россиядә яңа коронавирус инфекциясе таралу хәтәре сакланган шартларда икътисад тармаклары эшен оештыру буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләр кабул ителәчәк, дип билгеләп үтелде.

26 ноябрьдә өченче укылышта «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына читтән торып (ерактан торып) эшләүне җайга салу һәм хезмәткәрне махсус очракларда эш бирүче инициативасы буенча читтән торып (ерактан торып) эшкә күчерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында»гы закон проекты кабул ителгән. Закон 2021 елның 1 гыйнварында үз көченә керә. Закон проекты нигезендә хезмәт килешүе яки аңа килешү хезмәткәр тарафыннан даими рәвештә яки вакытлыча, ягъни ярты елга кадәр өзлексез нигездә «хезмәт функциясе»н үтәүне күздә тота ала.

Утырышта катнашучыларга шулай ук 2020 елның 30 ноябрендә СОVID-19 йогышыннан аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче салым түләүчеләр өчен түләүне кичектереп яки ваклап түләү турында гаризалар тапшыру срогы бетә, дип кисәтү ясалды. Мондый затларга кичектереп яки ваклап түләү мөмкинлеге процентсыз бирелә. Түләү сроклары 2020 елга, шул исәптән 1-31 декабрь чорына туры килә торган түләүләр буенча гариза тапшырырга мөмкин. Ярдәм чарасы бирү өчен нигезләр булган очракта, гариза һәм кичектереп яки ваклап түләү шартларын үтәү турындагы шарт салым түли торган затның тору яки исәпкә алыну урыны буенча салым органына тапшырыла.

Чара кысаларында министрлыкларның ведомство буйсынуындагы тармакларында фаразланган күрсәткечләргә ирешү чаралары турындагы чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы үз докладларын тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International