Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы даими рәвештә бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге программаларын камилләштерү өстендә эшли. Пандемия чорында 2 программа – гамәлдәге бизнес кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләү һәм азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү зур ихтыяҗ булуын күрсәтте. Агымдагы елда бу проектларны дәвам иттерү турында карар кабул ителде. Ярдәм алу өчен гаризалар 11 июньнән кабул ителә башлый.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – вәкаләтле орган) «Ризык китерүне субсидияләү» программасы буенча субсидияләр алу өчен гаризалар сайлап алу турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – вәкаләтле орган) «Процент ставкасын субсидияләү» программасы буенча субсидияләр алу өчен гаризалар сайлап алу турында игълан итә.
Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Петербург халыкара икътисадый форумы барышында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү нигезендә уңышлы идарә практикалары белән алмашу күздә тотыла. Уртак эшнең беренче этабы – Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен эшләнгән һәм апробацияләнгән цифрлы чишелеш – ФАСТТРЕК.РФ порталын тиражлау.
Стратегик инициативалар агентлыгы 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестиция климаты торышының Илкүләм рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте. Тулаем алганда, федераль дәрәҗәдә икътисад үсешен тоткарлый торган катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстан инвестиция җәлеп итүчәнлекнең югары дәрәҗәсен саклап калу һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләтеп җибәрү буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен раслады. Республика башкала төбәгеннән кала рейтингның икенче баскычында тора.
Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов контроль-күзәтчелек таләпләре бозылуны профилактикалау буенча республика тәҗрибәсен берьюлы ике төбәктә тарату турындагы килешүне имзалады. Кырым Республикасы һәм Ставрополь крае белән килешү имзалау Петербург икътисадый форумында узды һәм әлеге тәҗрибәне илнең 7 субъектына кадәр җәелдерү мөмкинлеген бирде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды. Визит кысаларында ул шәһәр предприятиеләре һәм район эшкуарлары өчен тудырылган шартлар белән танышты.
Ярославльдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) эшче һөнәрләр илкүләм чемпионатының россиякүләм сайлап алу ярышлары узды. Татарстаннан финалга «Эшкуарлык (юниорлар)», «Финанслар» һәм «Иминият агенты» юнәлешләре буенча өч команда үткән. ТР Икътисад министрлыгы әлеге компетенцияләр буенча яшь профессионалларны әзерләүгә кураторлык итә.
10 июньдә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге җитәкчесе Артур Гайнов чит илләргә продукцияне экспортлаучы эшкуарларга түләүсез ярдәм күрсәтү, чит ил контрагентларын эзләү һәм халыкара маркетплейсларда урнаштыру ысуллары, шулай ук быел ИТ-эшкуарлар өчен төп семинарлар һәм күргәзмәләр турында сөйләячәк.
Казанда Балаларны яклау көнендә #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясе кысаларында ярминкә булып узды. Анда катнашкан 19 яшь эшкуар Балалар хосписына ярдәм итү йөзеннән 10 000 сумга якын акча җыйган, шулай ук үзләре җитештергән продукцияне дә бүләк итеп тапшырган. Чара ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылды.