Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 28 сентябрендәге 875 номерлы карары белән расланган «Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплау» программасы буенча сайлап алуны үткәрү турында игълан

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – вәкаләтле орган) «Процент ставкасын субсидияләү» программасы буенча субсидияләр алу өчен гаризалар сайлап алу турында игълан итә.

 

Гаризалар 2021 елның 11 июненнән 12 июленә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9:00-18:00 сәгатьләрдә, җомга – 9:00-16:45 сәгатьләрдә) «ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДУК (алга таба – вәкаләтле оешма) тарафыннан әлеге адрес буенча кабул ителә: 420041, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, каб. 521 (почта адресы туры килә, эл.почта адресы:  crppmsp.rt@tatar.ru, челтәр адресы: https://mert.tatarstan.ru/ ).

 

Субсидия бирү нәтиҗәсе булып, гариза тапшырганда бирелгән иминиятләштерелгән затлар турында мәгълүматларның күчермәләрендә күрсәтелгән иминиятләштерелгән затлар санын килешү төзелгән айдан соңгы алтынчы айның 30 нчы көненә бер берәмлеккә кадәр арттыру тора.

1.Мөрәҗәгать итүчеләргә карата таләпләр: 

1.1. Сайлап алуны үткәрү турында игълан урнаштырылган айның 20 нче көненә гариза бирүче түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:

1.1.1. салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләре булмаска тиеш;

1.1.2. Татарстан Республикасы бюджетына, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләрне, бюджет инвестицияләрен кире кайтару буенча, шулай ук Татарстан Республикасы алдындагы акчалата йөкләмәләр буенча кичектерелгән (җайга салынмаган) бурычлары булмаска тиеш;

1.1.3. мөрәҗәгать итүче – юридик зат үзгәртеп кору (мөрәҗәгать итүчегә башка юридик затны кушу формасында үзгәртеп корудан тыш), бетерелү процессында тормаска, аңа карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, аның эшчәнлеге Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә туктатылмаган, ә мөрәҗәгать итүче – шәхси эшкуарның шәхси эшкуар сыйфатындагы эшчәнлеге туктатылмаган булырга тиеш;

1.1.4. чит ил юридик заты, шулай ук устав (җыелма) капиталында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы раслый торган салым салуның ташламалы салым режимын бирүче һәм (яки) юридик затларга (оффшор зоналарга) карата финанс операцияләрен уздырганда мәгълүмат ачуны һәм тапшыруны күздә тотмаучы дәүләтләр һәм территорияләр исемлегенә кертелгән дәүләттә яки территориядә теркәлгән чит илләрнең юридик затларының катнашу өлеше җыеп исәпләгәндә 50 проценттан артып китмәгән Россия юридик заты булып тормаска тиеш;

1.1.5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплау өчен субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2020 елның 28 сентябрендәге 875 номерлы карары белән расланган Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплау өчен субсидияләр бирү тәртибенең (алга таба – Тәртип) 1.1 пунктында күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан акча алучы булып тормаска тиеш;

1.1.6. эшчәнлегенең бер төре булып, әгәр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан башкасы каралмаган булса, гомумтаралган файдалы казылмалардан тыш, акцизланырга тиешле товарларны җитештерү һәм (яки) сату, шулай ук файдалы казылмаларны чыгару һәм (яки) сату тормаска тиеш;

1.1.7. кредит оешмасы, иминият оешмасы (кулланучылар кооперативыннан тыш), инвестиция фонды, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды, кыйммәтле кәгазьләр базарында профессиональ катнашучы, ломбард булып тормаска тиеш;

1.1.8. продукция бүлешү турындагы килешүләрдә катнашучы булып тормаска тиеш;

1.1.9. уен бизнесы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге алып бармаска тиеш;

1.1.9. Россия Федерациясенең халыкара килешүләрендә каралган очраклардан тыш, валютаны җайга салу һәм валюта контроле турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе нерезиденты булып тормаска тиеш.

2.1. Гаризалар бирү тәртибе һәм гаризаларның формасына һәм эчтәлегенә карата таләпләр

2.1.1. Субсидия алу өчен мөрәҗәгать итүченең бирүче вәкаләтле оешмага түбәндәге документларны үз эченә алган гариза тапшыра:

2.1.1.1. Тәртипнең 1 нче кушымтасы нигезендә Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү өчен гариза;

2.1.1.2. сайлап алуны үткәрү турында игълан урнаштырылган айга кадәрге айның 20 нче көненә мөрәҗәгать итүченең Тәртипнең 2.1 пункты таләпләренә туры килүен раслый торган, Тәртинең 5 нче кушымтасына ярашлы рәвештә мөрәҗәгать итүче тарафыннан имзаланган гарантия хаты;

2.1.1.3. уставның күчермәсе (юридик затлар өчен);

2.1.1.4. шәхесне раслаучы документ күчермәсе (шәхси эшкуарлар өчен);

2.1.1.5. юридик затны дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе (физик затны шәхси эшкуар буларак дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе) яисә Юридик затларның (Шәхси эшкуарларның) бердәм дәүләт реестрыннан язу кәгазе күчермәсе;

2.1.1.6. салым органында исәпкә кую турында таныклык күчермәсе;

2.1.1.8. юридик зат исеменнән ышаныч кәгазеннән башка эш итәргә хокуклы затны билгеләү турындагы беркетмәнең һәм (яки) вәкаләтләрне тапшыру турындагы килешүнең күчермәсе (мондый зат булып идарәче компания торган очракта);

2.1.1.9. бердән артмаган гамәлдәге кредит килешүенең кредит оешмасы тарафыннан таныкланган күчермәсе;

2.1.1.10. мөрәҗәгать итүченең 2020 елның 1 гыйнварыннан  башлап гариза тапшырганчыга кадәр кредиттан файдаланган өчен исәпләнгән процентларны түләвен раслый торган, кредит оешмасы тарафыннан таныкланган түләнгән (түләнә торган) ай (айлары) өчен счетларыннан өземтәләр;

2.1.1.11. кредит оешмасының әйләнештәге акчаларны тулыландыруга, төп средстволар сатып алуга һәм (яки) инженерлык инфраструктурасы, производство биналары, төзелмәләр, корылмалар төзүгә һәм (яки) инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга кредит килешүе буенча бирелгән кредиттан максатчан файдалану турында Тәртипнең 2 нче кушымтасына туры китерелгән форма буенча кредит оешмасыннан белешмә;

2.1.1.12. кредит килешүе гамәлдә булган бөтен чорда кредит буенча төп бурыч суммасын һәм аның буенча процентлар суммасын күрсәтеп, түләү графигының күчермәсе яки кредит килешүе гамәлдә булган бөтен чорда кредит буенча төп бурычны түләү һәм аның буенча процентларны түләү ешлыгы турындагы мәгълүмат белән тиешле кредит оешмасы тарафыннан таныкланган кредит оешмасы белешмәсенең күчермәсе;

2.1.1.13. гариза биргән айдан соңгы айга иминиятләштерелгән затлар турындагы белешмәләрнең күчермәсе (кабул итү турында пенсия фонды органнары тамгасы белән яки электрон цифрлы имза белән имзаланган электрон рәвештәге хисаплылыкны кабул итү һәм тикшерү турындагы документларны теркәп тапшырыла);

2.1.1.14. нотариаль таныкланган ышаныч кәгазе күчермәсе яки, Тәртип кысаларында, гариза тапшыра торган затта мөрәҗәгать итүче исеменнән гариза тапшыру һәм гариза составына керә торган документларны имзалау хокукы булуын раслый торган, Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе (гариза ышаныч кәгазеннән башка мөрәҗәгать итүче исеменнән башка эш итү хокукына ия булмаган зат тарафыннан тапшырылган очракта);

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә гариза бирүче турында, тапшырыла торган гариза турында, сайлап алуга бәйле башка мәгълүматны бастыруга (урнаштыруга) язмача ризалык, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (физик зат өчен).

2.1.2. Мөрәҗәгать итүче шулай ук вәкаләтле оешмага түбәндәге документларны да тапшырырга хокуклы:

2.1.2.1. гариза бирү датасына бирелгән Юридик затларның (Шәхси эшкуарларның) бердәм дәүләт реестрыннан өземтә;

2.1.2.2. Федераль салым хезмәтенең «Салым түләүче затның (җыем түләүченең, иминият кертемнәрен түләүченең, салым агентының) салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү йөкләмәләрен үтәве турында белешмә формасын, аны тутыру тәртибен һәм аны электрон формада тапшыру форматын раслау хакында» 2017 елның 20 гыйнварындагы ММВ-7-8/20@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча сайлап алуны уздыру турындагы игълан урнаштырылган айга кадәрге айның 20 нче көненә бирелгән, салым түләүче затның (җыем түләүченең, иминият кертемнәрен түләүченең, салым агентының) салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү йөкләмәләрен үтәве турында салым органы белешмәсе;

2.1.2.3. Федераль салым хезмәтенең «Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы турында белешмәләрнең формаларын, аларны тутыру тәртибен һәм белешмәләрне электрон формада тапшыру форматларын раслау турында» 2016 елның 28 декабрендәге ММВ-7-17/722@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча оешмаларның һәм шәхси эшкуарларның салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисаплары торышы турында салым органы белешмәсе;

2.1.2.4. гариза бирү датасына бирелгән Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрыннан өземтә.

Мөрәҗәгать итүче әлеге пунктта күрсәтелгән документларны тапшырмаган очракта, вәкаләтле оешма әлеге мәгълүматларны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша һәм (яки) ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә ала.

2.1.3. Тәртипнең 3.1 пунктында күрсәтелгән документларга өстәмә рәвештә, резидент идарәче компания резидентлары реестрыннан белешмә яки өземтәнең моңа вәкаләтле затның имзасы һәм идарәче компаниянең мөһере (булган очракта) белән таныкланган күчермәсен тапшыра.

2.1.4. Тәртипнең 3.1 пунктында күрсәтелгән документларга өстәмә рәвештә экспорт юнәлешле субъект Россия Федерациясеннән читкә товарлар китерүгә чит ил заты белән гамәлдәге бер килешү (контракт) күчермәсен тапшыра (килешүнең аерылгысыз өлеше булган барлык өстәмә килешүләр, кушымталар, спецификацияләр һәм башка документларны теркәп).

2.1.5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елга 2020-2022 елларга Татарстан Республикасы Инвестиция меморандумында билгеләнгән Татарстан Республикасының өстенлекле инвестиция сәясәте юнәлешләренә туры килә торган өстенлекле инвестиция проектлары исемлеген раслау турында» 2021 елның 10 февралендәге 66 номерлы карары белән расланган 2021 елга Татарстан Республикасының өстенлекле инвестиция сәясәте юнәлешләре исемлегенә керә торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларын «үстерү» чараларында катнашуга кертелгән мөрәҗәгать итүчеләр Тәртипнең 3.1 пунктында күрсәтелгән документларга өстәмә рәвештә вәкаләтле органның тиешле боерыгы белән расланган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны гамәлгә ашырганда тәэмин итүчеләр (башкаручылар, подрядчылар) сыйфатында алар үсешенә этәргеч бирү максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс, мөлкәт, мәгълүмат, маркетинг һәм башка ярдәм күрсәтү буенча региональ квалификация  комиссиясе утырышы беркетмәсеннән өземтә тапшыра ала.

2.1.6. Мөрәҗәгать итүче әлеге документларны тапшырмаган очракта, вәкаләтле оешма әлеге мәгълүматларны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша һәм (яки) ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә ала.

2.1.7. Чит телдәге документларны мөрәҗәгать итүче аларның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә таныкланган рус теленә тәрҗемәсе белән бергә тапшыра.

2.1.8. Тапшырыла торган белешмәләрнең дөрес булмавы, шулай ук документларны ялганлап төзегән өчен мөрәҗәгать итүчеләр Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы була.

2.1.9. Гариза биргәндә тапшырыла торган барлык документлар, шул исәптән электрон рәвештә бирелә торган документлар да, барлык пунктлар буенча да төгәл бастырылган һәм тутырылган булырга тиеш (мәгълүматлар булмаган очракта сызык куела). Мөһер (булган очракта) белән беркетелгән һәм мөрәҗәгать итүченең җитәкчесенең яки ул вәкаләт биргән затның имзасы белән таныкланган төзәтүләрдән тыш, чистарту һәм төзәтүләр кертү рөхсәт ителми.

2.1.10. Гаризаның барлык кәгазьләре дә номерлы булырга тиеш. Гариза тегелгән һәм мөрәҗәгать итүченең җитәкчесенең яки ул вәкаләт биргән затның имзасы һәм гаризаның икенче ягында кәгазьләрнең гомуми санын күрсәтеп, мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш.

2.1.11. Электрон рәвештә тапшырыла торган документлар төсләрне тулысынча тапшыру режимында скан аша уздыру чаралары ярдәмендә төзелергә һәм Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган булырга тиеш.

3.1. Гаризаларны кире алу һәм кире кайтару, гаризаларга үзгәрешләр кертү тәртибе

3.1.1. Вәкаләтле орган тарафыннан карар кабул ителгәнчегә кадәр гаризаларны кире алу рөхсәт ителми.

3.1.2. Гаризага аларны теркәгәннән соң үзгәрешләр кертү рөхсәт ителми.

3.1.3. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле органның бердәм порталында һәм сайтында гаризаны кире кагу турында мәгълүмат булса, вәкаләтле оешма мөрәҗәгать итүченең гаризасы нигезендә гаризаны кире кайтара ала.

4.1. Гаризаларны карау кагыйдәләре

4.1.1. Гариза алынган көнендә, килгән датасын һәм вакытын күрсәтеп, вәкаләтле оешма тарафыннан гаризаларны кабул итү реестрында теркәлә. Гаризага аларны теркәгәннән соң үзгәрешләр кертү рөхсәт ителми. Гаризаларны кабул итү срогы башланганчыга кадәр яки гаризаларны кабул итү вакыты узганнан соң вәкаләтле оешмага килгән гариза теркәлми, сайлап алуда катнашуга кертелми, каралмый.

4.1.2. Сайлап алуны уздыру турындагы игъланда күрсәтелгән гаризаларны кабул итү срогы беткән көннән соңгы икенче көннән соң эш көннәрендә исәпләнә торган 15 көнлек срокта вәкаләтле оешма мөрәҗәгать итүчене һәм ул тапшырган документларны Тәртипнең 2.1, 2.2, 3.1-3.8 пунктларында билгеләнгән таләпләргә һәм критерияләргә туры килүе буенча тикшерә һәм вәкаләтле орган раслаган форма буенча тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат формалаштыра.

4.1.3. Вәкаләтле оешма, тикшерү срогы тәмамланганнан соң өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, гаризаны кире кагу яки сайлап алуда җиңүче дип тану һәм вәкаләтле орган раслаган формалар буенча субсидия бирү турында карарлар кабул итү өчен гаризаны һәм тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматны  вәкаләтле органга җибәрә.

4.1.4. Вәкаләтле орган, вәкаләтле органга алынган көннәреннән башлап 15 эш көненнән артмаган срокта, гаризаларны карый һәм гаризаны кире кагу яки сайлап алуда җиңүче дип тану һәм вәкаләтле орган раслаган формалар буенча субсидия бирү турында карарлар кабул итә.

4.1.5. Гаризаларны карау һәм бәяләү стадиясендә кире кагу өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

4.1.5.1. мөрәҗәгать итүченең Тәртипнең 2.1 пунктында каралган таләпләргә туры килмәве;

4.1.5.2. тапшырылган гаризаның сайлап алуны үткәрү турында игъланда билгеләнгән таләпләргә туры килмәве;

4.1.5.3. мөрәҗәгать итүче биргән мәгълүматның, шул исәптән юридик затның урнашу урыны һәм адресы турындагы мәгълүматның, дөрес булмавы;

4.1.5.4. гаризаның гаризаларны тапшыру өчен билгеләнгән дата һәм (яки) вакыт узганнан соң тапшырылуы;

4.1.5.5. мөрәҗәгать итүченең Тәртипнең 2.2 пунктында каралган сайлап алу критерияләренә туры килмәве;

4.1.5.6. вәкаләтле органга гаризаны карау өчен каралган срок тәмамланганчыга кадәр Тәртипнең 4 нче кушымтасына туры китерелгән форма буенча бюджет ассигнованиеләренең җитәрлек булмавы аркасында субсидия күләмен киметү турындагы белдерүгә мөрәҗәгать итүченең язмача ризалыкның тапшырылмавы;

4.1.5.7. Тәртипнең 3.1-3.8 пунктларында күрсәтелгән документларның тапшырылмавы (тулы күләмдә тапшырылмавы);

4.1.5.8. мөрәҗәгать итүченең гариза составында ике һәм аннан да күбрәк гамәлдәге кредит килешүләрен тапшыруы;

бюджет йөкләмәләре лимитларының булмавы.

4.1.6. Вәкаләтле орган, карарлар кабул ителгәннән соң киләсе эш көненнән дә соңга калмыйча, гаризаны һәм карарларны вәкаләтле оешмага тапшыра.

4.1.7. Вәкаләтле орган, карарлар кабул ителгән көннән соң килә торган өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле орган сайтында һәм бердәм порталда түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алган мәгълүматны урнаштыра:

4.1.7.1. гаризаларны карау датасы, вакыты һәм урыны;

4.1.7.2. гаризалары каралган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат;

4.1.7.3. гаризалары кире кагылган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат, аларны кире кагу сәбәпләрен, шулай ук мондый гаризалар туры килми торган сайлап алу уздыру турындагы игълан нигезләмәләрен күрсәтеп;

4.1.7.4. сайлап алуда җиңгән, үзләре белән килешүләр төзелә торган затларның исемнәре һәм аларга бирелә торган субсидияләр күләме.

4.1.8. Әгәр мөрәҗәгать итүче һәм ул тапшырган гариза әлеге Тәртип таләпләренә туры килә, ләкин Тәртипнең 5.3 пункты нигезендә исәпләнгән күләмдә субсидия бирү өчен бүлем бирелгән бюджет йөкләмәләре җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, вәкаләтле орган, гаризаны карау өчен вәкаләтле органга каралган срокның 10 нчы эш көненнән соңга калмыйча, Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләү чыгымнарын каплау өчен субсидия бирүгә гаризада күрсәтелгән электрон почта, адрес буенча мөрәҗәгать итүчегә Тәртипнең 3 нче кушымтасына туры китерелгән форма буенча бюджет йөкләмәләренең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы сәбәпле субсидия күләмен киметү турында белдерү җибәрә. Мөрәҗәгать итүче бюджет йөкләмәләре лимитларының калган өлеше күләмендә субсидия алуга риза булуы турында карар кабул иткән очракта, мөрәҗәгать итүче гаризаларны карау өчен вәкаләтле органга каралган срок эчендә вәкаләтле орган адресына Тәртипнең 4 кушымтасына туры китерелгән форма буенча ризалык җибәрә.

4.1.9. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан язмача ризалык тапшырылмаган очракта, субсидия алу хокукы гаризалар кабул итү реестры нигезендә чират буенча киләсе мөрәҗәгать итүчегә бирелә.

4.1.10. Үзенә карата вәкаләтле орган тарафыннан сайлап алу һәм субсидия бирүгә җиңүче дип тану турында карар кабул ителгән мөрәҗәгать итүче килешү төзелгәнчегә кадәр аны алудан баш тартырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүче белдерү алынган вакыттан башлап өч көн эчендә вәкаләтле оешмага субсидия алудан баш тарту турында язма хәбәр җибәрә.

4.1.11. Кәгазьдә бирелгән гаризалар – вәкаләтле оешмада, ә электрон рәвештәгеләре сервиста саклана.

4.1.12. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле органның бердәм порталында һәм сайтында гаризаны кире кагу турында мәгълүмат булса, вәкаләтле оешма мөрәҗәгать итүченең гаризасы нигезендә гаризаны кире кайтара.

4.1.13. Вәкаләтле орган тарафыннан карар кабул ителгәнчегә кадәр гаризаны кире алу рөхсәт ителми.

4.1.14. Кәгазьдә тапшырылган, кире алынмаган гаризалар – вәкаләтле оешмада, электрон рәвештә тапшырылганнары 10 ел дәвамында сервиста саклана.

5.1. Мөрәҗәгать итүчеләргә сайлап алуны үткәрү турында игълан нигезләмәләренә аңлатма бирү тәртибе

5.1.1. Мөрәҗәгать итүчеләргә сайлап алуны үткәрү турындагы игълан нигезләмәләренә аңлатмалар 2021 елның 7 июненнән 25 декабренә кадәр эш вакытында бирелә: дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9:00-18:00, җомга – 9:00-16:45, әлеге телефон буенча: 8 (843) 222-57-50.

6.1. Җиңүче тарафыннан килешүне имзалау сроклары һәм шартлары

6.1.1. Килешү вәкаләтле орган тарафыннан субсидия бирү турында карар кабул ителгән көннән башлап эш көннәрендә исәпләнелә торган җиде көнлек срокта төзелә.

6.1.2. Әгәр субсидия алучы килешүне вакытында имзаламаса, ул килешү төзүдән читләшкән дип санала һәм субсидия алу хокукы гаризалар кабул итү реестры нигезендә чират буенча киләсе мөрәҗәгать итүчегә бирелә.

7.1. Сайлап алу нәтиҗәләрен урнаштыру даталары

7.1.1. Вәкаләтле орган, карарлар кабул ителгән көннән соң килә торган өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле орган сайтында һәм бердәм порталда түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алган сайлап алу нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны урнаштыра:

7.1.1.1. гаризаларны карау датасы, вакыты һәм урыны;

7.1.1.2. гаризалары каралган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат;

7.1.1.3. гаризалары кире кагылган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат, аларны кире кагу сәбәпләрен, шулай ук мондый гаризалар туры килми торган сайлап алу уздыру турындагы игълан нигезләмәләрен күрсәтеп;

7.1.1.4. сайлап алуны узган, үзләре белән килешүләр төзелә торган мөрәҗәгать итүчеләрнең исемнәре һәм аларга бирелә торган субсидияләр күләме.

8.1. Субсидия алу хокукына ия булган гаризаларны сайлап алу критерияләре

8.1.1. Гариза бирү датасына мөрәҗәгать итүче түбәндәге критерияләргә туры килергә тиеш:

8.1.1.1. Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түли;

8.1.1.2. кече һәм урта эшкуарлык субъекты булып тора;

8.1.1.3. гамәлдәге кредит килешүе бар;

8.1.1.4. Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсенең 2016 елның 1 февралендәге 83п номерлы карары белән расланган «Иминиятләштерелгән затлар турында белешмәләр» формасы буенча  Россия Федерациясе Пенсия фондына белешмәләр бирү буенча йөкләмәләрне үтәп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International