Татарстан янә РФ субъектлары инвестклиматы торышы рейтингын җитәкләгән төбәкләр арасында

2021 елның 4 июне, җомга

Стратегик инициативалар агентлыгы 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестиция климаты торышының Илкүләм рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте. Тулаем алганда, федераль дәрәҗәдә икътисад үсешен тоткарлый торган катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстан инвестиция җәлеп итүчәнлекнең югары дәрәҗәсен саклап калу һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләтеп җибәрү буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен раслады. Республика башкала төбәгеннән кала рейтингның икенче баскычында тора.

Исегезгә төшерәбез, рейтинг ел саен төбәк хакимиятләренең бизнес алып бару һәм инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыкларын бәяли. Методология идарә инициативаларының төрле юнәлешләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә: гамәлдәге бизнеска ярдәм итү һәм яңа предприятиеләр ачу өчен институтлар һәм инфраструктураны үстерү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә цифрлаштыру дәрәҗәсе һәм тизлеге, җайга салу мохитен камилләштерү, шулай ук пандемиягә кадәр һәм аннан соң бизнес өчен ярдәм күрсәтүнең мөмкинлеге һәм нәтиҗәлелеге.

«Узган ел бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен җитди чакыру булды. Икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү өчен, үз масштабы буенча моңарчы күрелмәгән федераль чаралар тормышка ашырылды. Өстәмә рәвештә Татарстан дәрәҗәсендә зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән, ләкин тискәре кризис нәтиҗәләрен шулай ук тойган тармак предприятиеләренә ярдәм итү өчен финанс һәм финанс булмаган инструментлар комплексы оператив рәвештә эшләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без бизнес белән кире элемтә нигезендә, предприятиеләр чикләүләр чорында кичергән реаль ихтыяҗларны һәм проблемаларны исәпкә алып, карарлар кабул иттек», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры. Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстан Республикасында үз вакытында күрелгән чаралар кече һәм урта бизнес предприятиеләре өлешен һәм, нәтиҗә буларак, эшкуарлык субъектлары тарафыннан ачылган эш урыннарын саклап калуга ярдәм итте.

Пандемия яңа технологик карарлар эшләүне һәм цифрлы сервисларны интеграцияләүне тизләтте. Алардагы функционал эшлекле бергәлекләрнең дәүләт хезмәтләре күрсәтүдән файдалана алуын һәм читтән торып эшли торган формат процедураларына үтеп керә алуын тәэмин итә.  

Бизнес һәм хакимият арасындагы үзара бәйләнешне онлайн-яссылыкка күчерү пандемиягә кадәр дә республика өчен төбәк сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе иде. Татарстан дәүләт идарәсе системасына гомумроссия дәрәҗәсендә иң яхшы практикалар дип табылган алдынгы платформа чишелешләрен уңышлы кертте. Цифрлы сервислар, беренче чиратта, вакытларны оптимальләштерүгә, административ киртәләрнең һәм кеше факторының йогынтысын киметүгә, шулай ук бизнес өчен хезмәт күрсәтүнең үтәкүренмәлелеген һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.   

Татарстанның шундый уникаль эшләнмәләренең берсе – ФАСТТРЕК.РФ порталы – 2019 елда ук барлыкка килгән иде һәм башка төбәкләр администрацияләре тарафыннан югары бәяләнде. Пандемия чорында ресурсның актуальлеге: ФАСТТРЕК.РФ дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең өзлексез эшләвен тәэмин итте, илкүләм дәрәҗәдә максималь куркынычсызлыкны гарантияләү һәм халык арасында күзгә-күз очрашу очракларын булдырмау бурычы куелган иде. 2020 елда микрофинанс җәлеп итүгә 1 млрд. сумлык гаризаларның 90%ын Татарстан Республикасы бизнесы онлайн режимында ФАСТТРЕК.РФ порталы аша рәсмиләштергән.  

Шулай ук «Я строю» порталы – хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүнең барлык этапларында төзелешкә һәм бизнеска ярдәм итү платформасы да уңышлы гына файдалануга тапшырылды. Платформа функционалы гариза бирүчегә төзелеш өлкәсендәге проектларны эшләтеп җибәрү һәм тормышка ашыру өчен кирәкле барлык процедураларны узганда 12 көнгә кадәр вакытын янга калдырырга мөмкинлек бирә. 

Бизнеска «Челтәр компаниясе» тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр дә цифрлаштырылды: мобиль кушымта эшли башлады, аның аша электр челтәрләренә технологик тоташтыруга электрон гариза бирергә һәм Компания тарафыннан күрсәтелә торган башка хезмәтләрдән файдаланырга була.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе субъектларында инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы – 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган стратегик инициатива. Рейтинг төбәкләрдә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыгын бәяли. Күрсәткечләрнең төп өлеше төбәкләрдәге эшкуарлар арасында үткәрелгән сораштырулардан чыгып формалаштырыла. Методологияне эшләгәндә инвестиция климатын бәяләүнең гамәлдәге һәм халыкара рейтингларның һәм башка механизмнарының тәҗрибәсе исәпкә алынган. Рейтинг күрсәткечләре системасы, инвестицион климат торышын бәяләүгә юнәлдерелгән иң яхшы дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International