Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – вәкаләтле орган) «Ризык китерүне субсидияләү» программасы буенча субсидияләр алу өчен гаризалар сайлап алу турында игълан итә.
Гаризалар 2021 елның 11 июненнән 12 июленә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9:00-18:00 сәгатьләрдә, җомга – 9:00-16:45 сәгатьләрдә) «ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДУК (алга таба – вәкаләтле оешма) тарафыннан әлеге адрес буенча кабул ителә: 420041, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, каб. 521 (почта адресы туры килә, эл.почта адресы: crppmsp.rt@tatar.ru, челтәр адресы: https://mert.tatarstan.ru/ ).
Субсидия бирү нәтиҗәсе булып, гариза тапшырганда бирелгән иминиятләштерелгән затлар турында мәгълүматларның күчермәләрендә күрсәтелгән иминиятләштерелгән затлар санын килешү төзелгән айдан соңгы өченче айның 30 нчы көненә бер берәмлеккә кадәр арттыру тора.
1. Мөрәҗәгать итүчеләргә карата таләпләр
1.1. Сайлап алуны үткәрү турында игълан урнаштырылган айның 20 нче көненә гариза бирүче түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:
1.1.1. салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләре булмаска тиеш;
1.1.2. Татарстан Республикасы бюджетына, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләрне, бюджет инвестицияләрен кире кайтару буенча, шулай ук Татарстан Республикасы алдындагы акчалата йөкләмәләр буенча кичектерелгән (җайга салынмаган) бурычлары булмаска тиеш;
1.1.3. мөрәҗәгать итүче – юридик зат үзгәртеп кору (мөрәҗәгать итүчегә башка юридик затны кушу формасында үзгәртеп корудан тыш), бетерелү процессында тормаска, аңа карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, аның эшчәнлеге Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә туктатылмаган, ә мөрәҗәгать итүче – шәхси эшкуарның шәхси эшкуар сыйфатындагы эшчәнлеге туктатылмаган булырга тиеш;
1.1.4. чит ил юридик заты, шулай ук устав (җыелма) капиталында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы раслый торган салым салуның ташламалы салым режимын бирүче һәм (яки) юридик затларга (оффшор зоналарга) карата финанс операцияләрен уздырганда мәгълүмат ачуны һәм тапшыруны күздә тотмаучы дәүләтләр һәм территорияләр исемлегенә кертелгән дәүләттә яки территориядә теркәлгән чит илләрнең юридик затларының катнашу өлеше җыеп исәпләгәндә 50 проценттан артып китмәгән Россия юридик заты булып тормаска тиеш;
1.1.5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервислары хезмәтләрен күрсәтүгә түләү (комиссия) белән бәйле чыгымнарын каплау максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2020 елның 25 апрелендәге 326 номерлы карары белән расланган Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервислары хезмәтләрен күрсәтүгә түләү (комиссия) белән бәйле чыгымнарын каплау максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибенең (алга таба – Тәртип) 1.1 пунктында күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан акча алучы булып тормаска тиеш;
1.1.6. эшчәнлегенең бер төре булып, әгәр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан башкасы каралмаган булса, гомумтаралган файдалы казылмалардан тыш, акцизланырга тиешле товарларны җитештерү һәм (яки) сату, шулай ук файдалы казылмаларны чыгару һәм (яки) сату тормаска тиеш;
1.1.7. кредит оешмасы, иминият оешмасы (кулланучылар кооперативыннан тыш), инвестиция фонды, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды, кыйммәтле кәгазьләр базарында профессиональ катнашучы, ломбард булып тормаска тиеш;
1.1.8. продукция бүлешү турындагы килешүләрдә катнашучы булып тормаска тиеш;
1.1.9. уен бизнесы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге алып бармаска тиеш;
1.1.10. Россия Федерациясенең халыкара килешүләрендә каралган очраклардан тыш, валютаны җайга салу һәм валюта контроле турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе нерезиденты булып тормаска тиеш.
2. Гаризалар бирү тәртибе һәм гаризаларның формасына һәм эчтәлегенә карата таләпләр
2.1. Субсидия алу өчен мөрәҗәгать итүче вәкаләтле оешмага, Тәртип таләпләре нигезендә рәсмиләштерелгән, түбәндәге документларны үз эченә алган кәгазь гариза тапшыра:
2.1.1. Тәртипнең 1 нче кушымтасына туры китерелгән форма буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервислары хезмәтләрен күрсәтүгә түләү (комиссия) белән бәйле чыгымнарын кайтару максатларында субсидия бирүгә гариза;
2.1.2. гамәлгә кую документларының күчермәләре – юридик затлар өчен;
2.1.3. шәхесне раслаучы документ күчермәсе (шәхси эшкуарлар өчен);
2.1.4. мөрәҗәгать итүче тарафыннан азык-төлек продуктлары һәм ризык китерүгә бәйле сервисларда товарлар, хезмәт күрсәтүләр урнаштыруга килешү күчермәсе (булган очракта);
2.1.5. сайлап алуны үткәрү турында игълан урнаштырылган айга кадәрге айның 20 нче көненә мөрәҗәгать итүченең Тәртипнең 2.1 пункты таләпләренә туры килүен раслый торган, Тәртинең 2 нче кушымтасына ярашлы форма буенча мөрәҗәгать итүче тарафыннан имзаланган гарантия хаты;
2.1.6. эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында актларның һәм счет-фактураларның һәм (яки) универсаль тапшыру документлары күчермәләре;
2.1.7. азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервислары хезмәтләрен күрсәтүгә түләү (комиссия) өчен факттагы чыгымнарны раслый торган түләү документлары күчермәсе;
2.1.8. гариза биргән айдан соңгы айга иминиятләштерелгән затлар турындагы белешмәләрнең күчермәсе (кабул итү турында пенсия фонды органнары тамгасы белән яки электрон цифрлы имза белән имзаланган электрон рәвештәге хисаплылыкны кабул итү һәм тикшерү турындагы документларны теркәп тапшырыла);
2.1.9. Тәртип кысаларында, гариза тапшыра торган затта мөрәҗәгать итүче исеменнән гариза тапшыру һәм гариза составына керә торган документларны имзалау хокукы булуын раслый торган, Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе күчермәсе яки аның оригиналы (гариза ышаныч кәгазеннән башка мөрәҗәгать итүче исеменнән башка эш итү хокукына ия булмаган зат тарафыннан тапшырылган очракта).
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә гариза бирүче турында, тапшырыла торган гариза турында, сайлап алуга бәйле башка мәгълүматны бастыруга (урнаштыруга) язмача ризалык, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (физик зат өчен).
2.2. Мөрәҗәгать итүче шулай ук вәкаләтле оешмага тиешле тәртиптә расланган түбәндәге документларның күчермәләрен дә тапшырырга хокуклы:
2.2.1. Федераль салым хезмәтенең «Салым түләүче затның (җыем түләүченең, иминият кертемнәрен түләүченең, салым агентының) салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү йөкләмәләрен үтәве турында белешмә формасын, аны тутыру тәртибен һәм аны электрон формада тапшыру форматын раслау хакында» 2017 елның 20 гыйнварындагы ММВ-7-8/20@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча сайлап алуны уздыру турындагы игълан урнаштырылган айга кадәрге айның 20 нче көненә бирелгән, салым түләүче затның (җыем түләүченең, иминият кертемнәрен түләүченең, салым агентының) салымнарны, җыемнарны, иминият кертемнәрен, пеняларны, штрафларны, процентларны түләү йөкләмәләрен үтәве турында салым органы белешмәсе;
2.2.2. Федераль салым хезмәтенең «Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы турында белешмәләрнең формаларын, аларны тутыру тәртибен һәм белешмәләрне электрон формада тапшыру форматларын раслау турында» 2016 елның 28 декабрендәге ММВ-7-17/722@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча оешмаларның һәм шәхси эшкуарларның салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисаплары торышы турында салым органы белешмәсе;
2.2.3. гариза бирү датасына бирелгән Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрыннан өземтә.
2.3. Мөрәҗәгать итүче әлеге документларны тапшырмаган очракта, вәкаләтле оешма әлеге мәгълүматларны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша һәм (яки) ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә ала.
2.4. Гариза биргәндә тапшырыла торган барлык документлар барлык пунктлар буенча да төгәл бастырылган һәм тутырылган булырга тиеш (мәгълүматлар булмаган очракта сызык куела). Мөһер (булган очракта) белән беркетелгән һәм мөрәҗәгать итүченең җитәкчесенең яки ул вәкаләт биргән затның имзасы белән таныкланган төзәтүләрдән тыш, чистарту һәм төзәтүләр кертү рөхсәт ителми.
2.5. Гаризаның барлык кәгазьләре дә номерлы булырга тиеш. Гариза тегелгән һәм мөрәҗәгать итүченең җитәкчесенең яки ул вәкаләт биргән затның имзасы һәм гаризаның икенче ягында кәгазьләрнең гомуми санын күрсәтеп, мөрәҗәгать итүченең мөһере (булган очракта) белән таныкланган булырга тиеш.
2.6. Чит телдәге документларны мөрәҗәгать итүче аларның законда билгеләнгән тәртиптә таныкланган рус теленә тәрҗемәсе белән бергә тапшыра.
3. Гаризаларны кире алу һәм кире кайтару, гаризаларга үзгәрешләр кертү тәртибе
3.1. Вәкаләтле орган тарафыннан карар кабул ителгәнчегә кадәр гаризаларны кире алу рөхсәт ителми.
3.2. Гаризага аларны теркәгәннән соң үзгәрешләр кертү рөхсәт ителми.
3.3. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле органның бердәм порталында һәм сайтында гаризаны кире кагу турында мәгълүмат булса, вәкаләтле оешма мөрәҗәгать итүченең гаризасы нигезендә гаризаны кире кайтара ала.
4. Гаризаларны карау кагыйдәләре
4.1. Гариза алынган көнендә, килгән датасын һәм вакытын күрсәтеп, вәкаләтле оешма тарафыннан гаризаларны кабул итү реестрында теркәлә. Гаризага аларны теркәгәннән соң үзгәрешләр кертү рөхсәт ителми. Гаризаларны кабул итү срогы башланганчыга кадәр яки гаризаларны кабул итү вакыты узганнан соң вәкаләтле оешмага килгән гариза теркәлми, сайлап алуда катнашуга кертелми, каралмый.
4.2. Сайлап алуны уздыру турындагы игъланда күрсәтелгән гаризаларны кабул итү срогы беткән көннән соңгы икенче көннән соң эш көннәрендә исәпләнә торган 15 көнлек срокта вәкаләтле оешма мөрәҗәгать итүчене һәм ул тапшырган документларны Тәртипнең 2.1, 2.2, 3.1-3.4 пунктларында билгеләнгән таләпләргә һәм критерияләргә туры килүе буенча тикшерә һәм вәкаләтле орган раслаган форма буенча тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат формалаштыра.
4.3. Вәкаләтле оешма, вәкаләтле оешма тарафыннан гаризаны тикшерү срогы тәмамланганнан соң өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, гаризаны кире кагу яки сайлап алуда җиңүче дип тану һәм вәкаләтле орган раслаган формалар буенча субсидия бирү турында карарлар кабул итү өчен гаризаны һәм тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматны вәкаләтле органга җибәрә.
4.4. Вәкаләтле орган, вәкаләтле органга алынган көннәреннән башлап 15 эш көненнән артмаган срокта, гаризаларны карый һәм гаризаны кире кагу яки сайлап алуда җиңүче дип тану һәм вәкаләтле орган раслаган формалар буенча субсидия бирү турында карарлар кабул итә.
4.5. Гаризаларны карау стадиясендә гаризаны кире кагу нигезләре:
4.5.1. мөрәҗәгать итүченең Тәртипнең 2.1 пунктында каралган таләпләргә туры килмәве;
4.5.2. тапшырылган гариза һәм документларның сайлап алуны үткәрү турында игъланда билгеләнгән гариза таләпләренә туры килмәве;
4.5.3. мөрәҗәгать итүче биргән мәгълүматның, шул исәптән юридик затның урнашу урыны һәм адресы турындагы мәгълүматның, дөрес булмавы;
4.5.4. гаризаның гаризаларны тапшыру өчен билгеләнгән дата һәм (яки) вакыт узганнан соң тапшырылуы;
4.5.5. мөрәҗәгать итүченең Тәртипнең 2.2 пунктында каралган сайлап алу критерияләренә туры килмәве;
4.5.6. вәкаләтле органның гаризаны карау вакыты тәмамланганчыга кадәр Тәртипнең 4 нче кушымтасына туры китерелгән форма буенча бюджет ассигнованиеләренең җитәрлек булмавы аркасында субсидия күләмен киметү турындагы белдерүгә мөрәҗәгать итүченең язмача ризалыкның тапшырылмавы;
4.5.7. Тәртипнең 3.1-3.4 пунктларында күрсәтелгән документларның тапшырылмавы (тулы күләмдә тапшырылмавы);
4.5.8. бюджет йөкләмәләре лимитларының булмавы.
4.6. Вәкаләтле орган, карарлар кабул ителгәннән соң киләсе эш көненнән дә соңга калмыйча, гаризаны һәм карарларны вәкаләтле оешмага тапшыра.
4.7. Вәкаләтле орган, карарлар кабул ителгән көннән соң килә торган өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле орган сайтында һәм бердәм порталда түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алган мәгълүматны урнаштыра:
4.7.1. гаризаларны карау датасы, вакыты һәм урыны;
4.7.2. гаризалары каралган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат;
4.7.3. гаризалары кире кагылган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат, аларны кире кагу сәбәпләрен, шулай ук мондый гаризалар туры килми торган сайлап алу уздыру турындагы игълан нигезләмәләрен күрсәтеп;
4.7.4. сайлап алуны узган, үзләре белән килешүләр төзелә торган мөрәҗәгать итүчеләрнең исемнәре һәм аларга бирелә торган субсидияләр күләме.
4.8. Әгәр мөрәҗәгать итүче һәм ул тапшырган гариза әлеге Тәртип таләпләренә туры килә, ләкин Тәртипнең 5.3 пункты нигезендә исәпләнгән күләмдә субсидия бирү өчен бүлем бирелгән бюджет йөкләмәләре җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, вәкаләтле орган, гаризаны карау өчен вәкаләтле органга каралган срокның 10 нчы эш көненнән соңга калмыйча, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервислары хезмәтләрен күрсәтүгә түләү (комиссия) белән бәйле чыгымнарын каплау максатларында субсидия бирүгә гаризада күрсәтелгән электрон почта, адрес буенча мөрәҗәгать итүчегә Тәртипнең 3 нче кушымтасына туры китерелгән форма буенча бюджет йөкләмәләренең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы сәбәпле субсидия күләмен киметү турында белдерү җибәрә. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан бюджет йөкләмәләренең калган лимитлары күләмендә субсидия алу турында карар кабул ителгән очракта, мөрәҗәгать итүче, вәкаләтле орган тарафыннан гаризаны тикшерү өчен каралган срок чыкканчы, вәкаләтле органга Тәртипнең 4 нче кушымтасына туры китерелгән форма буенча кәгазьдә ризалык тапшыра.
4.9. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан язмача ризалык тапшырылмаган очракта, субсидия алу хокукы гаризалар кабул итү реестры нигезендә чират буенча киләсе мөрәҗәгать итүчегә бирелә.
4.10. Үзенә карата вәкаләтле орган тарафыннан сайлап алу һәм субсидия бирүгә җиңүче дип тану турында карар кабул ителгән мөрәҗәгать итүче килешү төзелгәнчегә кадәр аны алудан баш тартырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүче белдерү алынган вакыттан башлап өч көн эчендә вәкаләтле оешмага субсидия алудан баш тарту турында язма хәбәр җибәрә.
4.11. Гаризалар вәкаләтле оешмада саклана.
4.12. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле органның бердәм порталында һәм сайтында гаризаны кире кагу турында мәгълүмат булса, вәкаләтле оешма мөрәҗәгать итүченең гаризасы нигезендә гаризаны кире кайтара.
4.13. Вәкаләтле орган тарафыннан карар кабул ителгәнчегә кадәр гаризаны кире алу рөхсәт ителми.
4.14. Кәгазьдә тапшырылган, кире алынмаган гаризалар – вәкаләтле оешмада, электрон рәвештә тапшырылганнары 10 ел дәвамында сервиста саклана.
5. Мөрәҗәгать итүчеләргә сайлап алуны үткәрү турында игълан нигезләмәләренә аңлатма бирү тәртибе
5.1. Мөрәҗәгать итүчеләргә сайлап алуны үткәрү турындагы игълан нигезләмәләренә аңлатмалар 2021 елның 7 июненнән 25 декабренә кадәр эш вакытында бирелә: дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9:00-18:00, җомга – 9:00-16:45, әлеге телефон буенча: 8 (843) 222-57-50.
6. Җиңүче тарафыннан килешүне имзалау сроклары һәм шартлары
6.1. Килешү вәкаләтле орган тарафыннан субсидия бирү турында карар кабул ителгән көннән башлап эш көннәрендә исәпләнелә торган җиде көнлек срокта төзелә.
6.2. Әгәр субсидия алучы килешүне вакытында имзаламаса, ул килешү төзүдән читләшкән дип санала һәм субсидия алу хокукы гаризалар кабул итү реестры нигезендә чират буенча киләсе мөрәҗәгать итүчегә бирелә.
7. Сайлап алу нәтиҗәләрен урнаштыру даталары
7.1. Вәкаләтле орган, карарлар кабул ителгән көннән соң килә торган өченче эш көненнән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә вәкаләтле орган сайтында һәм бердәм порталда түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алган сайлап алу нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны урнаштыра:
7.1.1. гаризаларны карау датасы, вакыты һәм урыны;
7.1.2. гаризалары каралган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат;
7.1.3. гаризалары кире кагылган мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүмат, аларны кире кагу сәбәпләрен, шулай ук мондый гаризалар туры килми торган сайлап алу уздыру турындагы игълан нигезләмәләрен күрсәтеп;
7.1.4. сайлап алуны узган, үзләре белән килешүләр төзелә торган мөрәҗәгать итүчеләрнең исемнәре һәм аларга бирелә торган субсидияләр күләме.
8. Субсидия алу хокукына ия булган гаризаларны сайлап алу критерияләре
8.1. Мөрәҗәгать итүче түбәндәге критерияләргә туры килергә тиеш:
8.1.1. гариза тапшыру датасына Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара һәм Татарстан Республикасы бюджетына салымнар түли;
8.1.2. гариза бирү датасына кече һәм урта эшкуарлык субъекты булып тора;
8.1.3. азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервисларында товарлар һәм (яки) хезмәтләр күрсәтү урнаштыра;
8.1.4. Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсенең 2016 елның 1 февралендәге 83п номерлы карары белән расланган «Иминиятләштерелгән затлар турында белешмәләр» формасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондына белешмәләр бирү буенча йөкләмәләрне үтәп бара.