Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Петербург халыкара икътисадый форумы барышында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү нигезендә уңышлы идарә практикалары белән алмашу күздә тотыла. Уртак эшнең беренче этабы – Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен эшләнгән һәм апробацияләнгән цифрлы чишелеш – ФАСТТРЕК.РФ порталын тиражлау.
ФАСТТРЕК.РФ үзен кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү срокларын кыскарту өчен нәтиҗәле корал буларак күрсәтте. Россия өчен уникаль чишелеш 2019 елда Татарстанда эшләнде һәм эшләтеп җибәрелде.
Портал бизнес белән дәүләт арасындагы коммуникацияләрне интерактив онлайн-яссылыкка күчерә, бу үзара хезмәттәшлек итүче якларның вакытын шактый экономияләргә мөмкинлек бирә һәм чиратларны тулысынча юкка чыгара. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли: кулланучының «шәхси кабинетында» гариза бирергә һәм аның үтәлешен дистанцион рәвештә күзәтергә мөмкин, ресурста төбәкләргә гамәлдәге барлык ярдәм чаралары тәкъдим ителгән.
«ФАСТТРЕК.РФ бюрократик киртәләрне бетерергә мөмкинлек бирде. Эшкуарларга тәкъдим ителгән барлык финанс ярдәме чаралары – «төймәгә бер басу» тизлегендә. Эшләнмәне РФнең күрше субъектларының гамәлгә кертүе безнең өчен мөһим. Без үз ягыбыздан, шулай ук, партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм бөтен ил буенча бизнес үсеше өчен бер төрле шартлар тудыруга ярдәм итүче релевант тәҗрибәләрне кулланырга әзер», – дип хәбәр итте ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Ул шулай ук цифрлы сервис пандемия белән бәйле чикләү чаралары вакытында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең өзлексез эшләвен тәэмин итте, шул ук вакытта ике як арасында турыдан-туры элемтәләрне булдырмады, дип өстәде. 2020 елда микрофинанс җәлеп итүгә 1 млрд. сумлык гаризаларның 90%ын Татарстан Республикасы бизнесы онлайн режимында ФАСТТРЕК.РФ порталы аша рәсмиләштергән.
«Бизнеска финанс ярдәме күрсәтү вакыты – гариза биргән мизгелдән алып эшкуарның исәп-хисап счетына акча кергәнчегә карадәр – ФАСТТРЕК.РФ порталы аша берничә сәгатькә кадәр кимеде. Пандемия шартларында һәм бизнес ихтыяҗларына оператив йогынты ясау кирәклеге шартларында бу аеруча актуаль булды» — дип йомгак ясады Шаһиәхмәтов.
«Киләчәктә без кече һәм урта эшкуарлыкка комплекслы һәм оператив ярдәм күрсәтү өчен онлайн-портал булдырырга планлаштырабыз. Аның нигезенә Түбән Новгород өлкәсендә ФАСТТРЕК.РФ платформасы функционалын алачакбыз, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан булдырылган һәм кулланыла инде», – дип хәбәр итте Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин.
Ул билгеләп үткәнчә, Түбән Новгород өлкәсе шулай ук иң яхшы практикаларның доноры булып тора. Элегрәк Татарстан әлеге төбәктән шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын (ГИСОГД) кертү тәҗрибәсен кабул иткән иде, шуның исәбенә шәһәр төзелеше документларының бөтен күләмен федерация субъекты дәрәҗәсендә диярлек цифрлаштырырга мөмкин булган.