Татарстанстат бәяләвенчә, быелның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тулай төбәк продуктының күләме 938,8 млрд.сумга җиткән, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 100,4%.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш визиты белән Балтач районында булып китте. Визит барышында Сираҗиев муниципаль берәмлекнең җитештерү предприятиеләрен карады, шулай ук Икътисад министрлыгы катнашында хәл ителергә тиешле берничә мәсьәлә ачыкланды.
2021 елның 11 июнендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе субъектларында 2020 ел өчен «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» максатчан моделен гамәлгә кертү күрсәткечләренә ирешүнең йомгаклау күрсәткечләрен раслаган.
21 июньнән «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Ворлдскиллс» программасының «Эшкуарлык» компетенциясе буенча бушлай укыту башлана. 2021 елда республикада яшәүче 50 кеше белем ала алачак. Укуга кабул итү дәвам итә.
2021 елда Президент грантларының икенче конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанның социаль юнәлешле 49 коммерциясез оешмасы 78,9 млн.сум күләмендә ярдәм алачак.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тренеры 21-25 июньдә декреттагы әниләр һәм балигъ булмаган балалары булган әниләр өчен «Эшкуар әни» дигән тренинг үткәрәчәк. Әлеге федераль белем бирү программасының максаты – хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү.
15 июньнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды (алга таба – Фонд) «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгульләрне һәм эшкуарларны электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару хезмәтен башлап җибәрә.
Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары ВКС режимында атна саен үткәрелә торган утырыш кысаларында Республика маркетинг үзәгенең эше һәм төбәктә конкуренцияне үстерү турында фикер алышты.
2021 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча Алабуга һәм Зеленодольскта ике мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк. Моннан тыш, республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында өч авыл мәдәният йорты ачу да планлаштырыла. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ гамәлдәге кредитлар буенча процент ставкасын һәм азык-төлек һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү программаларында катнашуга бизнестан гаризалар кабул итә башлый.