Татарстанның коммерциясез оешмалары 80 млн.сумлык Президент грантларын алачак

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елда Президент грантларының икенче конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанның социаль юнәлешле 49 коммерциясез оешмасы 78,9 млн.сум күләмендә ярдәм алачак.

Президент грантларының икенче конкурсына Татарстаннан республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 337 проект тапшырылган булган. Иң зур активлык Казан, Чаллы, Зеленодольск, Алабуга, Лаеш һәм Түбән Кама муниципаль районнарында билгеләнгән.

Республиканың коммерциясез оешмаларыннан бирелгән проектларның күбесе фән, мәгариф һәм мәгърифәт өлкәсенә кагыла. Шулай ук Татарстанның коммерциясез оешмалары гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга; тарихи һәйкәлләрне саклап калуга; гаиләгә, аналарга, ата-анага һәм балаларга ярдәм итүгә; гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә һәм социаль хезмәт күрсәтүгә, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә һәм яклауга юнәлтелгән проектларны да гамәлгә ашыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурска ун меңнән артык коммерциясез оешмадан 12,2 меңнән артык проект тәкъдим ителгән, илнең 81 төбәгеннән 2,14 мең оешма җиңүче булган, алар өчен грантларның гомуми суммасы 4,1 млрд.сумнан артып китәчәк.

Россия Федерациясе Президенты грантларының ике конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстанның коммерциясез оешмалары 2021 елда 138,8 млн.сум акча җәлеп иткән, төбәктән 94 проект җиңүче булган.

2022 елда грантлар бирүгә беренче конкурста катнашу өчен гаризаларны 2021 елның 1 сентябреннән 2021 елның 15 октябренә кадәр бирергә мөмкин булачак. 
 

Белешмә өчен:

Конкурска гариза әзерләүгә багышланган барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасындагы коммерциясез оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар түләүсез нигездә укыта, консалтинг хезмәтләре күрсәтә һәм коммерциясез оешмалар эшчәнлегендә тәэмин итә.

- «Инновацияле үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерциясез оешмасы, түбәндәге адресы буенча: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 27 йорт, К(И)ФУ бинасы, «Инновацияле бизнес акселераторы» аудиториясе, телефон: 8(903)342-02-39 яки электрон почта:  Frl2803@mail.ru, adg1981@mail.ru.

- «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар ресурс үзәге» автономияле коммерциясез оешмасы, түбәндәге адрес буенча: Әлмәт шәһәре, Лермонтов урамы, 45 (а), телефон:  8 (917) 221-70-70, яки электрон почта: 2217070@mail.ru.

- «Горизонт» социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар ресурс үзәге» коммерциясез оешмасы, түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы шәһәре, Зеленая урамы, 19 йорт, телефон: 8 (960) 067-39-61 8 (960) 067-39-61 яки электрон почта: irina-komadorova@yandex.ru.

- «Вектор» социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15 йорт адресы буенча, 8(965)581-45-74 телефоны буенча яки avi211286@yandex.ru электрон почтасы аша.

- «Единство» социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар ресурс үзәге» автоном коммерциясез оешмасы, Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 17 йорт, 1, 2 кабинет, 8(927)244-80-52 телефоны буенча яки  sony-d26@mail.ru электрон почтасы аша.

- «Республиканың социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге» автономияле коммерциясез оешмасы, Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 20/37 йорт, 1-Б офис, телефон: 8(966) 260-02-73 яки электрон почта аша: rrc.rt@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International