Татарстанстат бәяләвенчә, быелның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тулай төбәк продуктының күләме 938,8 млрд.сумга җиткән, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 100,4%.
Сәнәгый җитештерү индексы 2020 елның гыйнвар-апрель айлары дәрәҗәсенә карата 101,6% тәшкил иткән, төяп җибәрелгән продукция күләме – 1 трлн 155,5 млрд.сум.
Файдалы казылмалар чыгаруда җитештерү индексы 2020 елның гыйнвар-апрель айларына карата 92,9% тәшкил иткән. Эшкәртү производстволарында да үсеш күзәтелә – 2020 елның гыйнвар-апрель айлары дәрәҗәсенә карата 106,6%, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итү; һаваны кондиционерлау – 108,9%, су белән тәэмин итү; ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, пычратуларны бетерү эшчәнлек – 166,9%.
Эшкәртү сәнәгате үсешенә химия җитештерү һәм машина төзелеше комплексы төп өлеш кертә. Шулай ук азык-төлек сәнәгатендә һәм агач эшкәртү комплексында да ышанычлы үсеш дәвам итә. Шуның белән бергә нефть эшкәртүдә кимү күзәтелә.
Сәнәгый җитештерү күләме буенча Татарстан агымдагы елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында рэнкингта 5 нче урында тора, Идел буе федераль округы субъектлары арасында (алга таба – Идел буе федераль округы) – 1 нче урында.
Гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 63,7 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 2020 елның гыйнвар-апрель айлары дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 100,1%.
Төзелеш секторында үсеш күзәтелә, төзелеш эшләре күләме 71,9 млрд.сум, ягъни 2020 елның гыйнвар-апрель дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 100,9% тәшкил итә. 1 млн. 22,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – 2020 елның гыйнвар-апреленә карата 108,9%.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча, республика төзелеш эшләре һәм торак тапшыру күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында 6 нчы һәм 5 нче урыннарда тора һәм Идел буе федераль округы субъектлары арасында әлеге күрсәткечләр буенча – 1 нче урында.
Кулланучылар активлыгының үз хәленә кайтуы күзәтелә. Ваклап сату әйләнешендә 2021 елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы ил субъектлары арасында рэнкингта 7 нче урынны һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урынны алып тора. Гыйнвар-апрель айларында ваклап сату әйләнеше 332,0 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырма бәяләрдә – 107,3%.
2021 елның апрелендә куллану бәяләре индексы 2020 елның декабренә карата 102,8% тәшкил иткән, шул исәптән азык-төлек товарларына – 104,0%, азык-төлек булмаган товарларга – 102,7%, хезмәтләр күрсәтүгә – 101,4%.
Республикада 2021 елның беренче кварталында уртача хезмәт хакы 40 250,6 сум тәшкил иткән һәм 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,9%ка арткан.
Хезмәт базарындагы вәзгыятьнең алга таба да тотрыклануы күзәтелә. Быелның 1 маена республикада теркәлгән эшсезләр саны 23,5 мең кеше тәшкил итә, ягъни эшче көчләр санының – 1,16% (2021 елның 1 гыйнварына – 1,9%).