Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары ВКС режимында атна саен үткәрелә торган утырыш кысаларында Республика маркетинг үзәгенең эше һәм төбәктә конкуренцияне үстерү турында фикер алышты.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә – Республика маркетинг үзәге – Татарстан җитештерүчеләре продукциясен сатуга этәргеч бирү инструменты булды. Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча муниципаль берәмлекләрдә җирле эшкуарлар продукциясен сату өчен Республика маркетинг үзәге ресурсларында күрсәткечләргә ирешү эше алып барыла.
Үзәкнең функционалы Татарстан эшкуарлары продукциясен өзлексез сатуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ул, шулай ук, тотрыклы керем алучы партнерлар белән тигез шартларда сатып алуларга юл куеп, эшкуарларның мөмкин кадәр күбрәк керемен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган конкурентлы мохит үсешенә дә ярдәм итә.
Тулаем алганда, агымдагы елның соңгы 5 аенда республикада, әлеге цифрлы инструмент ресурсларының өстенлекләреннән файдаланып, КУЭ субъектлары – 2,5 меңгә якын тәэминатчы 37,5 млрд. сум күләмендә табыш алган.
2020 елның шул ук чорында 2,5 мең Татарстан эшкуарының табышы 36,8 млрд. сум булган, ул быелга караганда 700 млн. сумга кимрәк.
Эшче төркем утырышының көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерүгә багышланды. ТР Икътисад министрлыгы республикада конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча вәкаләтле орган булып тора. Бу юнәлештәге эшчәнлек кысаларында Татарстанда конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча Юл картасы расланды.
Утырышта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләренең чыгышлары тыңланды.