Үзмәшгуль гражданнарга һәм Татарстан эшкуарларына илкүләм проект кысаларында маркетплейсларга бушлай урнашырга ярдәм итәчәкләр

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

15 июньнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды (алга таба – Фонд) «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгульләрне һәм эшкуарларны электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару хезмәтен башлап җибәрә.

Электрон сәүдә башлап җибәрүче эшкуарлар еш кына маркетплейста эшне нидән башларга, нинди логистика схемасын сайларга, товар карточкаларын ничек дөрес итеп табарга һәм электрон мәйданчыкта ничек итеп модерация үтәргә кирәклеген белми. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү максатында, маркетплейсларга чыгару буенча яңа хезмәт эшли башлады, аның кысаларында эшкуар өчен маркетплейста сәүдә итә башлау өчен кирәкле барлык этаплар да үтәләчәк. Хезмәт Ozon, WildBerries, Kazanexpress, Яндекс.Маркет һәм Avito кебек электрон мәйданчыкларда Татарстан бизнесы товарларын сату һәм күрсәтелә торган хезмәтләр тәкъдим итү каналларын киңәйтә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының бурычы – Татарстан продукциясе республика читләрендә дә танылсын өчен, электрон сәүдәне үстерүгә шартлар булдыру. Маркетплейсларда теркәү түләүле хезмәт булып тора, әмма ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды аша гариза бирүче бизнес вәкилләре өчен хезмәт бушлай күрсәтелә. 

КУЭ субъектын маркетплейска кертү түбәндәге хезмәтләрне үз эченә ала: беренчел консультация, продукт турында мәгълүмат җыю, иң релевантлы маркетплейсны билгеләү өчен, шәхси кабинет ачу, контент йөкләү һәм модерация узу, 10 товар карточкасы ясау, продукция буенча фотоконтент һәм сурәтләү өлешен әзерләүдә ярдәм итү, склад һәм товар запасларын көйләү һәм алар белән идарә итү.

Шулай ук илкүләм проект кысаларында Фонд үзмәшгуль гражданнарга да Россия территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашырга ярдәм итәчәк. Аерым алганда, хезмәт күрсәткән өчен түләүгә теркәлү җыемы һәм күргәзмә мәйданын һәм җиһазларын арендалау түләве кертелгән.

Хезмәт күрсәтүгә гаризаларны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече бизнес өчен КФҮ аша түбәндәге адрес буенча кабул итә: Петербург урамы, 28. Терминалда документлар тапшыру өчен талон алырга яки www.uslugi.tatarstan.ru сайтында алдан язылырга яки муниципаль берәмлектә Фондның төбәк вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Консультация сорап 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International