ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тренеры 21-25 июньдә декреттагы әниләр һәм балигъ булмаган балалары булган әниләр өчен «Эшкуар әни» дигән тренинг үткәрәчәк. Әлеге федераль белем бирү программасының максаты – хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү.
Программа 2013 елдан бирле эшли һәм быел Россиянең 60тан артык төбәгендә узачак. 2015 елдан «Эшкуар әни» программасы «Киләчәк өчен җавап тоту» Amway хәйрия фонды һәм «ОПОРЫ РОССИИ» хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү комитеты тарафыннан, 2016 елдан – «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте белән берлектә уздырыла, ә 2019 елда уртак проектка «Открытие» банкы да кушылган. Узган ел «Эшкуар әни» программасы Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшкуарлар өчен «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» РФ илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программалар исемлегенә кертелгән.
Үз эшен булдырырга теләгән әниләр бушлай тренинг узып, менеджмент, финанс һәм маркетинг өлкәсендә кирәкле белемнәр алырга мөмкин. База белемнәреннән тыш, проект кысаларында һәр хатын-кыз үз бизнес-идеясен тормышка ашыру өчен акчалата грант та ота ала.