2021 елның 11 июнендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе субъектларында 2020 ел өчен «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» максатчан моделен гамәлгә кертү күрсәткечләренә ирешүнең йомгаклау күрсәткечләрен раслаган.
Татарстан Республикасы 2020 елга билгеләнгән күрсәткечләрнең максималь максатчан күрсәткечләренә ирешкән. Әйтик, Россия Федерациясе субъектларында Максатчан модельне гамәлгә кертүне мониторинглау буенча эшче төркемнең читтән торып уздырылган утырышының 2021 елның 11 июнендәге №65-АХ беркетмәсе нигезендә 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада максатчан модельне гамәлгә кертү 100% тәшкил итте.
2020 ел дәвамында төбәкләр 13 күрсәткеч буенча бәяләнгән. Чаралар республикада дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм үткәрүне норматив-хокукый җайга салуны да, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итүне дә үз эченә алган.
Максатчан модель күрсәткечләрен гамәлгә ашыруның югары дәрәҗәсенә шулай ук Россия Федерациясенең 32 субъектында, шул исәптән Идел буе федераль округында: Башкортостан Республикасында, Марий Эл Республикасында, Пенза өлкәсендә һәм Пермь краенда да ирешкәннәр.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2017-2020 еллар дәвамында Максатчан модель расланганнан соң, Татарстан Республикасы аның барлык күрсәткечләрен тулысынча үтәп бара.