Татарстанда яшәүчеләрне түләүсез нигездә Ворлдскиллс программалары буенча эшкуарлыкка өйрәтеп, үз эшләрен ачарга ярдәм итәчәкләр

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

21 июньнән «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Ворлдскиллс» программасының «Эшкуарлык» компетенциясе буенча бушлай укыту башлана. 2021 елда республикада яшәүче 50 кеше белем ала алачак. Укуга кабул итү дәвам итә.

Дәресләр онлайн форматта, 144 академик сәгать күләмендә узачак. Укыту барышында программада катнашучылар эшкуарлык өлкәсендә белем алачак, бизнес алып бару нечкәлекләре турында беләчәк, идеяләрне генерацияләргә, бизнес-проект эшләргә өйрәнәчәк, үз эшләрен ачуда ярдәм алачак.

Программада эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсезләр, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, пенсия алды яшендәге гражданнар, 3 яшькә кадәрге балаларны карау ялындагы хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче әниләр катнаша ала.

Барлык программалар буенча укуларны Ворлдскиллсның «Эшкуарлык» компетенциясе буенча сертификацияләнгән экспертлары һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлык фабрикасы» остазлары алып бара. Ворлдскиллс программасын тәмамлаучылар, квалификация турындагы документтан тыш, компетенцияләр паспорты да (скиллс-паспорт) алачак. Документ эш бирүчеләргә сынау срогы билгеләмичә генә булачак хезмәткәрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.

http://wsbiz16.ru сайтында теркәлеп, программада катнашып, үзеңне эшкуар сыйфатында сынап карарга мөмкин.

«Әлеге программа декрет ялындагы әниләргә һәм эшсез хатын-кызларга исәпләнгән. Чараның төп максаты – декрет ялында булса да, үзен һәм балалар тәэмин итеп, әлеге категория үзенең яраткан эше белән шөгыльләнеп акча эшли алсын өчен, эшкуарлык потенциалын ачу. Әлеге процесста хаталар җибәрмәс өчен, укуларны гамәлдәге эшкуарлар һәм тәҗрибәле экспертлар үткәрә», – дип билгеләп үтте ТР Эшкуарлык фабрикасы җитәкчесе Илнур Зиннуров.  

Белешмә өчен: Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Ворлдскиллс программалары буенча 73 һөнәри компетенция буенча түләүсез белем алырга була. Алар арасында лаборатор химия анализы, график дизайн, веб-дизайн һәм эшләп чыгару, интернет-маркетинг, эстетик косметология бар. Хәзерге вакытта 40 белем бирү оешмасында укырга мөмкин. 2021 елда республиканың 4117 кешесе белем ала алачак, укучыларның беренче төркемнәре компетенцияләр буенча укуларга керешкән инде. Гражданнар, алган белемнәре киләчәктә эшкә урнашырга ярдәм итсен өчен, үз төбәгендә кирәкле һөнәри компетенцияне сайлый ала.

«Демография» илкүләм проектының максаты Россиянең барлык гражданнарына да кагыла, ул – балалы гаиләләргә ярдәм итү, актив озын гомер, мәшгульлек һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International