Икътисад министрлыгы бизнестан җиткерү хезмәтләре күрсәтүгә түләү һәм ставка процентларын субсидияләү программалары буенча гаризалар кабул итә башлый

2021 елның 11 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ гамәлдәге кредитлар буенча процент ставкасын һәм азык-төлек һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү программаларында катнашуга бизнестан гаризалар кабул итә башлый.

Исегезгә төшерәбез, программалар эшкуарлык җәмәгатьчелеге ягыннан ихтыяҗ булуын күрсәтте. Агымдагы елда, бизнестан алынган кайтавазлар нигезендә, әлеге программаларны гамәлгә ашыру вакытын озайтырга дигән карар кабул ителде.

Процент ставкасын субсидияләү программасы буенча финанслау күләме узган ел дәрәҗәсендә саклана – 100 млн. сум. Программа төгәл характерга ия һәм икътисадның реаль секторындагы эшкуарларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә – ярдәм алучыларның ике категориясе каралган:

I категория: авыл хуҗалыгында, җитештерү һәм төзелештә төп эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (субсидия күләме 2 млн. сумга кадәр);

II категория: идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары; 2020-2022 елларга ТР Инвестиция меморандумына кергән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары; кредит килешүләренең максаты инвестиция проектларын гамәлгә ашыру булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (субсидия күләме 5 млн. сумга кадәр).

Азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү программасына килгәндә, ул пандемия һәм чикләү чаралары вакытында ихтыяҗ зур булуын күрсәтте, чөнки ул вакытта җәмәгать туклануы өлкәсе бизнесы продукцияне агрегаторлар күрсәтә торган хезмәтләр аша сатарга мәҗбүр булган иде.

Кайбер чикләүләрнең саклануы һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге эшкуарлардан гаризалар булуына бәйле рәвештә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 ноябренә кадәрге чорда хезмәтләр күрсәтү түләүләрен (комиссияләрне) түләүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә исәп тота ала. Программага ихтыяҗ булу сәбәпле, аның бюджеты 42 млн. сумга кадәр арттырылган.

Субсидия алу өчен, Татарстанның Икътисад министрлыгында аккредитация узган азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү буенча Яндекс.Еда һәм Деливери Клаб сервисларында товарлар, хезмәт күрсәтүләр урнаштыру турында килешү булырга тиеш. 

Шулай ук онлайн-пространствода бизнес белән хезмәттәшлек итү өчен Икътисад министрлыгы Telegram каналында чат-бот (@subsidii_pkm_bot) эшләтеп җибәрде, ул кирәкле документлар исемлеген раслаячак һәм субсидия алуга гариза формалаштыруга куела торган барлык таләпләрне аңлатачак. Әгәр эшкуар субсидия алган икән – хисап тапшыру турында искәртәчәк. Шул рәвешле, чат-бот ярдәмендә бизнес вәкилләре онлайн рәвештә, теләсә кайсы вакытта чиратсыз гына бушлай консультация ала алачак. 

Гаризалар Үзәк тарафыннан 2021 елның 11 июненнән башлап дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International