2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингы

2012 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2011 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингы дөнья күрде. Алар 18 күрсәткеч буенча бәяләнгән.

Барлык муниципалитетлар икътисади потенциалына карап ике төркемгә: составларында шәһәрләр булган муниципаль районнар һәм шәһәр округларына, составында шәһәрләр булмаган муниципаль районнарга бүленгән.

Узган ел төп күрсәткечләр буенча, Чаллы шәһәре, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары беренче төркемгә кергән муниципаль берәмлекләр арасында беренче урынны бүлешкән. Үз составында шәһәрләр булмаган муниципаль районнар төркемендә гомуми күрсәткечләр буенча Тукай, Яңа Чишмә һәм Питрәч районннары лидерлык позициясен били. Шунысы игътибарга лаек, Тукай районы ел дәвамында беренчелектән төшмәгән.

Аерым күрсәткечләргә килгәндә, халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча иң яхшы күрсәткечләр беренче төркемдәге муниципалитетлардан -Лаеш, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнарында, икенче төркемнән -Питрәч, Яңа Чишмә, Тукай районнарында. Әлеге районнар тормыш дәрәҗәсе күрсәткечен ел дәвамында шушы биеклектә саклаган.

Узган елның гыйнвар-ноябрь айларында һәр ике төркемдәге муниципалитетларда да (Лениногорски, Әлки, Балтачтан кала) уртача хезмәт хакында үсеш күзәтелгән. Беренче төркемгә кергән 6 районда уртача хезмәт хакы күрсәткече республика буенча уртача күрсәткечтән югары. Икенче төркемдәге муниципалитетларда ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән. Республикада иң түбән уртача хезмәт хакы күләме Чүпрәле, Әтнә районнарында (10582-10689 сум).

Бер хезмәткәргә туры килгән вакытында түләнмәгән эш хакы бурычлары ел нәтиҗәләре буенча Әгерҗе, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында бетерелгән. Шул ук вакытта 11 муниципалитетта бурычлар саклана. Бурычларның иң зур күләме Лениногорски (67,3 мең сум), Биектау (39,1 мең сум), Тукай (27,5 мең сум) районнарында теркәлгән.

Ел башына булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,41 процент тәшкил итә. 27 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән түбән. Эшсезлекнең иң югары күрсәткече исә Чистай муниципаль районында күзәтелә -3,72 процент. Баулы (2,71 процент) һәм Алабуга (2,70 процент) районнарында да югары күрсәткечләр саклана.

Икътисади үсешнең гомуми күрсәткечләренә килгәндә, аның буенча беренче группада Әлмәт, Баулы һәм Лаеш районнары лидер. Составында шәһәрләр булмаган муниципаль районнар арасында Яңа Чишмә, Теләче, Тукай алда бара. 10 муниципаль районда узган ел нәтиҗәләре буенча зыянга эшләүче предприятиеләр булмаган. Балтач, Мамадыш, Теләчедә зыянга эшләүче предприятиеләр табышка эшләүчеләр категориясенә чыккан.

2011 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингы белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International