Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының икътисад тармакларын һәм социаль өлкәсен Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО) шартларына хәзерләүгә багышланган семинар үтте.
“Техник көйләү һәм стандартизация реформалары. Россия БСОга кергәндә сәнәгатьтә эшләүчеләрнең проблемалары” исемле семинар Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары көче белән оештырылды.
Татарстан Республикасында стандартизация, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәге директоры Валерий Гогин республикада гамәлдә булган техник регламентлар турында сөйләде.
Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы эксперты Наталья Суворина техник регламентларны БСО вәкиллеге шартларына яраклаштыру турында сөйләп узды. Төп принципларның берсе – техник регламентлар сәүдә итүгә комачауларга тиеш түгел.
Шулай ук ул Россия БСОга кергәннән соң товар җитештерүчеләр өчен туарга мөмкин булган куркынычлыклар, алардан саклану чаралары турында әйтеп үтте.
Семинар азагында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева исә БСО темасына кагылган сорауларны Икътисад министрлыгына язмача җибәреп була һәм аларның һәммәсенә җавап бирелер дип ассызыклады.