Бүген Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында уңай инвестиция климаты тәэмин итү буенча Россия Федерациясе төбәгенең башкарма хакимият органнары эшчәнлеге Стандартын кертүче Эшче төркемнең беренче утырылышы булып узды.
Эшче төркем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә бу елның 15 нче февралендә төзелде. Аның составына инвесторларның проблемалары белән яхшы таныш булган, икътисад тармакларына инвестицияләр җәлеп итүдә тәҗрибә туплаган республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары вәкилләре керде. Эшче төркемне икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкләде.
Эшче төркемнең төп максаты – әйтеп үтелгән Стандартны, илнең алты төбәге белән бер рәттән шушы ел эчендә пилот рәвештә Татарстанда кертү. Соңыннан төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләре бөтен Россия буенча таратылачак.
Бүгенгесе көндә Татарстанда Стандартны кертү буенча конкрет сроклар куелган, җаваплы хакимият органнары билгеләнгән эш планы әзер.