Бүген министрлыкның профсоюз оешмасы эшчәнлегенә бәйле Икътисад министрлыгы коллективының гомуми җыелышы булып узды

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

Җыелышта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Икътисад министрлыгының профсоюз оешмасы эшчәнлеге турында отчет һәм киләсе 2 елга планнар белән минитрлыкныҗ эшләр идарәчесе Рәис Шәрәфетдинов чыгыш ясады.

Икътисад министрлыгы профсоюз оешмасының сәламәтлек һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында кадрлар бүлеге башлыгы Гүзәл Гареева сөйләп үтте.

Җыелышка Татарстан Республикасы буенча РФ дәүләт учрежденияләре һәм җәмәгать хезмәте эшчеләренең Профсоюз оешмалары председателе Ольга Калашникова да чакырылган иде. Ул җитәкләгән оешманың эшчәнлеге, профсоюз әгъзәләренә булган гарантияләр, ташламалар турында мәгълүмәт җиткерде.

Җыелыш азагында министр профсоюзның яшь әгъзәләренә профсоз билетлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International