Татарстан Республикасы делегациясе IX Красноярск икътисади форумында катнашты

2012 елның 17 феврале, җомга

Форумның темасы – “Стратегия инициативалары вакыты”. “Инвестицияләр, инновацияләр, инфраструктура. Киләчәк проектлары” һәм “Универсиада. Спорт белән яшәүче шәһәр” күргәзмәләре белән форум үзенең эшен башлап җибәрде.
Бу форум ел да үткәрелә.

Форум дәүләт хакимияте, фән һәм бизнес, инновация проектларын тормашка ашыручы дәүләт корпорацияләре вәилләре катнашында Россия регионнарының социаль-икътисади үсешенә кагылган актуаль сорауларны кузгатучы эшлекле әңгәмә мәйданы булып тора.
Татарстан Республикасы форумда Россиянең инновацион төбәкләре берләшмәсенең бердәм күргәзмә экспозициясе составында күрсәтелде. Стендта республиканың өч проекты урын алды. Алар:
• Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнырының электрон документлар әйләнеше ведомствоара бердәм системасы;
• Иннополис;
• Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәген төзү.
Форум кысаларында Россиянең инновацион төбәкләре берләшмәсенең Инвестицияләр буенча комитеты утырышы булып узды. Утырышта икътисад министры урынбасары Артем Здунов Татарстан Республикасы проектларын тәкъдим итеп чыгыш ясады.
Шулай ук ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү һәм югары тизлекле пассажир судноларының проектларын тәкъдим итү максаты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидһәт Шаһиәхмәтов һәм “Горький исемендәге Зеленодольский заводы» ААҖ вәкилләре Красноярск төбәге губернаторы Лев Кузнецов белән рәсми очрашу үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International